"Мәктәпкәчә белем бирү - ул баланың киләчәге өчен ныклы нигез. Нәкъ менә тәрбиячеләр балаларга социаль күнекмәләрен үстерергә, яшьтәшләре белән аралашуны җайга салырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүгә кызыксыну уята. Мәктәп программасын уңышлы үзләштерү өчен кирәкле база белемнәре һәм күнекмәләре нәкъ менә кечкенәдән үк формалаша. Без һәр балага сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирүне тәэмин итүне дәвам итәчәкбез, үсеп килүче буынның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудырачакбыз», - дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов. Мәктәпкәчә белем елы кысаларында: Бөтен ил буенча балаларның мәктәпкәчә оешмаларда булу шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар узачак. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, норматив-хокукый якны җайга салуны камилләштерүгә, оештыру-методик тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Укыту һәм тәрбия чараларына экспертиза үткәрү тәртибе эшләнәчәк һәм расланачак, шулай ук тәрбия бурычларын хәл итүнең нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән федераль