Синоптиклар елның беренче аена фаразларын җиткерде. Башкортстанда гыйнвар ае карлы-буранлы һәм җылы булачак, дип фаразлый Башгидрометүзәк белгечләре. Явым-төшемнең айлык нормасы нормадан югарырак булачак дип көтелә. Һаваның уртача температурасы нормага якын – минус 12,5 градус булачак. Кыска вакытлы фаразга килгәндә, бүген, 3 гыйнварда, урыны белән бераз кар явуы көтелә, көньяк-көнчыгышта ныклап кар явуы көтелә. Җил көньяктан талгын, көндез урыны белән кискен. Көндез температура -10, -15 градус булачак. Иртәгә, 4 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак, аерым районнарда буран булачак. Җил көньяктан талгын, көндез урыны белән көчле. Төнлә -10, -15 градуска кадәр суытачак, аязытканда -18, -23 градуска кадәр, көндез -5, -10 градуска кадәр.