Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Юл хәрәкәте: игътибарлык – хәвефсезлек нигезе

2025 ел да тәмамланды. Балтач районы юлларында нинди хокук бозулар ешрак теркәлгән? Аварияләр саны кимедеме, әллә яңа проблемалар пәйда булдымы? Бу сорауларга җавапларны алу өчен без Балтач районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВка мөрәҗәгать иттек. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләсе һәрвакыт көн кадагында тора. Бу проблема барыбыздан да - водительләрдән дә, җәяүлеләрдән дә аеруча игътибарлы булуны таләп итә. Юлларда иминлекне тәэмин итү өчен бер-береңне хөрмәт итәргә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. 2025 ел да тәмамланды. Балтач районы юлларында нинди хокук бозулар ешрак теркәлгән? Аварияләр саны кимедеме, әллә яңа проблемалар пәйда булдымы? Бу сорауларга җавапларны алу өчен без Балтач районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВка мөрәҗәгать иттек. Денис Рәфхәт улы билгеләвенчә, 2025нче ел эчендә Балтач районы юлларында 121 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 200 машина зыян күргән. Шуларның 3се—хайваннарны бәрдерү. Авария

2025 ел да тәмамланды. Балтач районы юлларында нинди хокук бозулар ешрак теркәлгән? Аварияләр саны кимедеме, әллә яңа проблемалар пәйда булдымы? Бу сорауларга җавапларны алу өчен без Балтач районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВка мөрәҗәгать иттек.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләсе һәрвакыт көн кадагында тора. Бу проблема барыбыздан да - водительләрдән дә, җәяүлеләрдән дә аеруча игътибарлы булуны таләп итә. Юлларда иминлекне тәэмин итү өчен бер-береңне хөрмәт итәргә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

2025 ел да тәмамланды. Балтач районы юлларында нинди хокук бозулар ешрак теркәлгән? Аварияләр саны кимедеме, әллә яңа проблемалар пәйда булдымы? Бу сорауларга җавапларны алу өчен без Балтач районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВка мөрәҗәгать иттек.

Денис Рәфхәт улы билгеләвенчә, 2025нче ел эчендә Балтач районы юлларында 121 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 200 машина зыян күргән. Шуларның 3се—хайваннарны бәрдерү. Аварияләрдә 4 кеше җәрәхәтләнгән, ике кеше һәлак булган.

Интернет челтәрләрендә, гәзит битләрендә төрле районнарда тиешле таныклыксыз руль артына утыручыларны укып-ишетеп торабыз. Мондый кешеләр, кызганычка каршы, Балтач районында да бихисап икән. 2025нче ел дәвамында гына районда водитель таныклыгы булмаган 93 кеше җаваплылыкка тарттырылган. Шуларның 27се – балигъ булмаганнар. Бу төр җинаять өчен хәтта җитди җәза да аларны таныксыз машина руле артына утырудан туктатмый икән. Өстәвенә, таныклыксыз бер тапкыр “тотылып”, яңадан шулай ук юлга чыгучылар да бар. Шундыйларга 40 протокол төзелгән.

Үзенең транспорт чарасын иминиятләштермәгәннәр дә бар районда. Ел дәвамында әлеге җаваплылыкны бозу буенча 370 кеше җаваплылыкка тарттырылган. Шуларның 45 кешесенә яңадан иминиятләштерелмәгән килеш юлга чыккан өчен протокл язылган.

Тагын бер киң таралган хокук бозу — водительләр дә, пассажирлар да хәвефсезлек каешын такмау. Әлеге хокук бозу өчен җаваплылыкка 1142 кеше тарттырылган. Бигрәк тә куркынычы — балаларны еш кына махсус каешсыз йөртәләр. Шулай ук балаларның махсус креслолары булмаган өчен 87 кеше җаваплылыкка тарттырылды.

Каршы полосага чыгу—аерым бер урынны алып тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Административ хокук бозулар турында Кодексы 12.15 статьясының 4нче өлеше нигезендә, каршы полосага чыгу биш мең сум күләмендә административ штраф салуга яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Әгәр дә инде шундый ук хокук бозу очрагы кабатланса, бер елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Каршы полоса буенча хәрәкәт итү еш кына юл һәлакәтләренең төп сәбәбе булып тора, аларда кешеләр җәрәхәтләр ала һәм һәлак булалар. Үткән ел эчендә шушы хокук бозу өчен җаваплылыкка 167 кеше тарттырылды.

Спиртлы эчемлекләр эчкән водительләр— иң кискен торган мәсьәләләрнең тагын берсе. Алар үзләренең генә түгел, тирә-яктагылар өчен дә зур хәвеф тудыра. Үткән елда гына эчкән килеш транспорт чарасы белән идарә иткән 101 водитель җаваплы­лыкка тарттырылган. Кабаттан шундый ук хәлдә 6 кеше ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан “тотылган”.

Кызганычка каршы, җәяүлеләр арасында да хокук бозучылар очрый. Әйтик, 160 кеше билгеләнгән булмаган урында юл аша чыгу һәм тротуар булганда юлдан бару кебек хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарттырылган.

Районда ДАИ хезмәткәрләренә ришвәт бирергә маташучылар да бар икән. Хәзер Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте машиналары эчендә дә, тышкы ягында да видеокүзәтү системасы белән җиhазландырылган. Мондый төшерү судка раслаучы дәлил сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, юл-патруль инспекторларының күчмә видеокамералары бар, ул форма киеменә беркетелә. Күчмә камералар hәм автомобиль регистраторлары, кагыйдә буларак, юл-патруль хезмәте хезмәткәренә транспорт чарасы туктатылганнан алып, акча тапшырганчы, ришвәт бирү турында мәгълүматны теркәп баралар. Шулай ук, ДАИның административ биналарында да мондый язмалар алып барыла.

Нәтиҗәләп әйткәндә, вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган (РФ Җинаять Кодексының 291нче статьясы). Үткән елда мондый хокук бозу өчен җаваплылыкка 1 кеше тарттырылган. Ришвәт бирергә маташу буенча 5 факт теркәлгән.

Шулай итеп, 2025нче елда Балтач районы юлларында юл хәрәкәте хәвефсезлеге белән бәйле хәл катлаулы булып кала. Юлларда һәрвакыт игътибарлы булу, юл кагыйдәләрен үтәү, бер-береңне хөрмәт итү – һәрберебезнең бурычы.

Яңа ел белән, кадерле райондашлар! Һәрвакыт юлларда сак булыгыз, бер-берегезне хөрмәт итегез, юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Яңа ел сезгә шатлык-сөенечләр, иминлек һәм бәхет китерсен. Имин юллар телибез.