Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

✈️🚗 Сәфәрдә намаз уку турында

Сорау: Машинада барганда яки самолетта очканда намаз укырга ярыймы? Аны ничек укырга? Җавап бирә: “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев ✈️ Самолетта: Намаз утырган килеш, алга карап укыла. – Рөкугъ – бераз бөгелеп – Сәҗдә – тагын да ныграк иелеп башкарыла 📝 Әмма барып җиткәч, намазны каза рәвешендә кабат уку хәерлерәк, чөнки кыям (басып тору), рөкугъ һәм сәҗдә — намазның мәҗбүри рөкеннәре. 🚗 Машинада: – Машина йөртүче намазны туктап укырга тиеш – Пассажир да мөмкинлек булса, туктап укый – Туктау мөмкин булмаса, утырган килеш укырга ярый 👉 Аларга да соңыннан каза кылып кабат уку хәерле. ❗️Намазның рөкеннәрен бары тик гөзерле хәлдә (мәсәлән, авыру кешегә) генә калдырырга ярый. 🤲

✈️🚗 Сәфәрдә намаз уку турында

Сорау:

Машинада барганда яки самолетта очканда намаз укырга ярыймы? Аны ничек укырга?

Җавап бирә:

“Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев

✈️ Самолетта:

Намаз утырган килеш, алга карап укыла.

– Рөкугъ – бераз бөгелеп

– Сәҗдә – тагын да ныграк иелеп башкарыла

📝 Әмма барып җиткәч, намазны каза рәвешендә кабат уку хәерлерәк, чөнки кыям (басып тору), рөкугъ һәм сәҗдә — намазның мәҗбүри рөкеннәре.

🚗 Машинада:

– Машина йөртүче намазны туктап укырга тиеш

– Пассажир да мөмкинлек булса, туктап укый

– Туктау мөмкин булмаса, утырган килеш укырга ярый

👉 Аларга да соңыннан каза кылып кабат уку хәерле.

❗️Намазның рөкеннәрен бары тик гөзерле хәлдә (мәсәлән, авыру кешегә) генә калдырырга ярый.

🤲