Шушмабаш авылыннан Гөлназ Шәкурова сырниклар ясый. Яңа ел бәйрәменә һәм ял көннәренә менә дигән ризык. Гөлназ ханым Шушмабаш мәктәбенең актив әнисе дә. Ире Әмир белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Миләүшә белән Резедә мәктәпне тәмамладылар инде. Уллары Әсхәт 7нче сыйныфта укый.