Найти в Дзене
Сельские Нивы

Без югалткан көннәр

Айдар ЗӘКИЕВ. 4 өлеш. Рената кайтып кергәндә, Альмир эчеп утыра иде. Өстәлдә бер буш, бер яңа гына башланган шешә иде. Аптырамады. Унбиш ел бергә яшәгәнгә, бу гадәтенә дә күнеккән иде. Эчәсе килсә – тавыш күтәрә, тавыш күтәрәсе килсә – эчә. Күп кенә ир-атларның хәйләсе. Борын төбе кычыта башлый. Ә бәйрәм көтелми. Туган көннәргә дә ерак. Эчәр өчен ниндидер сәбәп кирәк бит. (Дәвамы бар.)Рената кайтып кергәндә, Альмир эчеп утыра иде. Өстәлдә бер буш, бер яңа гына башланган шешә иде. Аптырамады. Унбиш ел бергә яшәгәнгә, бу гадәтенә дә күнеккән иде. Эчәсе килсә – тавыш күтәрә, тавыш күтәрәсе килсә – эчә. Күп кенә ир-атларның хәйләсе. Борын төбе кычыта башлый. Ә бәйрәм көтелми. Туган көннәргә дә ерак. Эчәр өчен ниндидер сәбәп кирәк бит. Альмир сәбәпне аяк астыннан булса да эзләп таба һәм теләгенә ирешә. «Үтереп эчәсем килә. Ачуланма. Берүк ачуланма!» – дисә, ни була. Юк инде. Өйдә Оскар премиясенә лаек тамаша күрсәтә. Тавыш күтәрә. Бәйләнергә, талашырга юктан сәбәп эзли. Хет кибеткә чыгып, ү

Айдар ЗӘКИЕВ. 4 өлеш. Рената кайтып кергәндә, Альмир эчеп утыра иде. Өстәлдә бер буш, бер яңа гына башланган шешә иде. Аптырамады. Унбиш ел бергә яшәгәнгә, бу гадәтенә дә күнеккән иде. Эчәсе килсә – тавыш күтәрә, тавыш күтәрәсе килсә – эчә. Күп кенә ир-атларның хәйләсе. Борын төбе кычыта башлый. Ә бәйрәм көтелми. Туган көннәргә дә ерак. Эчәр өчен ниндидер сәбәп кирәк бит.

(Дәвамы бар.)Рената кайтып кергәндә, Альмир эчеп утыра иде. Өстәлдә бер буш, бер яңа гына башланган шешә иде. Аптырамады. Унбиш ел бергә яшәгәнгә, бу гадәтенә дә күнеккән иде. Эчәсе килсә – тавыш күтәрә, тавыш күтәрәсе килсә – эчә. Күп кенә ир-атларның хәйләсе. Борын төбе кычыта башлый. Ә бәйрәм көтелми. Туган көннәргә дә ерак. Эчәр өчен ниндидер сәбәп кирәк бит. Альмир сәбәпне аяк астыннан булса да эзләп таба һәм теләгенә ирешә. «Үтереп эчәсем килә. Ачуланма. Берүк ачуланма!» – дисә, ни була. Юк инде. Өйдә Оскар премиясенә лаек тамаша күрсәтә. Тавыш күтәрә. Бәйләнергә, талашырга юктан сәбәп эзли. Хет кибеткә чыгып, үзең алып кайтып бир.Бүген сәбәп бик каты. Аяк астыннан эзлисе юк. Ул вак чебен сыман күзгә үзе кереп бара. Файдалан. Рәхәтләнеп эч. Тел-теш тидерерлек түгел.Альмир эчеп парын чыгарса, Ренатаның үз хәйләсе бар иде. Ачуланып чыгып киткән була да, күптән кызыгып йөргән киемнәрен, әйберләрен, бизәнгечләрен алып кайта. Күңеле дә тынычлана, Альмирны да урынына утырта. Затлы киемнәр, бизәнгечләр өчен Альмир түли. Шул аның гафу үтенүе. Ләкин бүген башкача хәл иде. Рената чыгып китәргә, күлмәк алырга ашыкмады. Мондый уй башына да килмәде. Гаиләдә гадәттән тыш, моңарчы булмаган, көтелмәгән хәл килеп туган иде. Җил-җил атлап, Альмирның битенә исемлекләр язылган кәгазьне чәпәде.– Мә, кәнтәйләрең үзеңә булсын! Телефоныңны да ал. Диана кая?Тынлык. Бераздан, каяндыр, ниндидер таш диварлар, калын ишекләр аша тонык кына тавыш килде.– Монда.Диана ваннада. Ул күнеккән инде. Әти-әнисе талаша башлау белән, кая туры килә, шунда кереп кача. Нәни чагында карават астына кереп посканын әле дә яхшы хәтерли. Бервакыт, шунда яшеренеп, елый-елый йоклап киткән. Аны иртән генә табып алдылар. Кичә генә эт белән мәче сыман өзгәләшеп талашкан әти белән әни бүген аны парлашып яраталар, үчтеки итәләр. Бер-берсен күзләре белән иркәлиләр. Гүя җир йөзендә алардан да бәхетлерәк пар юк сыман. Әйтерсең лә кичә кич бер нәрсә дә булмаган. Мәхәббәт һәм нәфрәт янәшә йөри. Гел шулай булса ярар иде дип теләде Диана мондый мизгелләрдә.Ул шундый чакларда гына үзен нәни баладай хис итте. Дөм караңгы, табут сыман шкафта да төн үткәргәләде. Әнисенең сандыгына кереп качкан иде – тончыгып үлә язды. Келәгә эләккән ишек, эчтән эткәнгә ачылмады. Әтисе ачты. Буй җиткәч, иркенрәк урын кирәк була башлады. Балконга кереп посты, бүгенге сыман, еш кына ваннага кереп бикләнде. Аның бала-чагы шулай качып-посып узды. Үсмер чагы да шулай үтеп бара. Кайчан да булса мондый хәлне туктатачакмын. Кияүгә чыгардай, буй җиткән кыз булгач та ваннада посып утырмам бит инде. Шап итеп өстәлгә сугармын. Миңа карарлар. Гомерегезнең хет бераз гына өлешен имин тормышта үткәрегез инде, зинһар өчен. Життеме, юкмы, сезгә? Күпме талашырга, күпме әрләшергә була? Инде яшегез дә бара, диярмен. Диана эчтән шулай уйланды. Ә бүген… Бүген элекке хәл янә кабатланды. Аның ахыры юк сыман иде. Мәктәпкә еш кына психологлар килә. Алар әти-әниләрне актлар залына алып кереп, фәһемле лекцияләр укыйлар. Диананың әнисе дә килгән. Үтеп барышлый лекциянең берникадәрен генә ишетеп калган иде.«Үсмернең организмы гына түгел, психологиясе дә формалаша. Шушы чорда әти-әниләр балаларына бигрәк тә игътибарлы булырга тиешләр. Өйдәге тавыш-гауга үсмернең холкын бозарга, гомерен челпәрәмә китерергә мөмкин. Әти-әниләр балаларының теләкләренә, аларны тәрбияләүгә зур игътибар бүләргә тиешләр. Мондый гаиләдә үскән балалар тормышта үзен кимсетелгәндәй хис итми, ныклы гаилә корып, имин тормышта яши. Үсмер чагында якты көн күрмәгән балалар, әти-әниләре канаты астыннан чыккач, эчә, тарта башларга, вакытыннан алда җенси тормыш белән яшәүне сайларга мөмкин…»Диана чак көлеп җибәрмәде. Әйтерсең дә психолог аларда яшәп, аның тормышын сурәтли. Әнисе тыңлый, тыңлый да, кайткач, барыбер киресен эшли. Әтисе бөтенләй юк. Әти белән әнисе, Диана үзен белә башлаганнан бирле, психолог сөйләгәннәрнең нәкъ киресен эшлиләр иде. Бер аның гаиләсендә генә микән? Тар ванна бүлмәсендә утырганда башына әллә нинди уйлар килде. Ник тапканнар аны дөньяга? Тамчы да яратмагач, ник гомер биргәннәр? Интектерер өченме? Сыйныфташлары интернетны бәхетле гаилә фотолары белән тутыралар. Смартфонына карады. Менә Катя әти-әнисе, сеңлесе белән кинотеатрга барганнар. Алар тамаша залында, ресторанда, кичке Уфа урамыннан атлыйлар. Сыйныфташы Вадимның аккаунты. Гаиләсе белән бассейнга барганнар. Йөзәләр. Кафеда чәй эчеп утыралар.Алар гаилә белән кайчан соңгы тапкыр кафега бардылар? Диана исенә төшерергә тырышты. Беркөнне әти-әнисе төнозыны талаштылар. Әтисе эчеп чыгып китте. Икенче көнне бер кып-кызыл розалар тотып кайтты. Гафу үтенде. Кафега киттеләр. Башы яхшы башланды. Әнисе матур күлмәк киде. Диана аны үзе бизәндерде, татуаж ясалган иреннәренә ялтыравык йөгертте. Көзгегә бактылар. Әнисе аңардан да яшьрәк, аңардан чибәррәк күренде. Әтисе дә ваннада җебеп ятып, тән тиреннән генә түгел, җан карасыннан да арынып чыкты кебек. Яшәреп киткәндәй тоелды. Җитәкләшеп бардылар. Ресторанда кулга-кул тотышып, күзгә-күз карашып утырдылар. Өчәүләшеп гамбургерлар тотып бер селфи төшеп өлгерделәр. Ахыры гадәттәгечә тәмамланды. Әтисе еш кына чыгып югала башлады. Атлаганда аяклары буталды, сөйләгәндә теле көрмәлде. Ялгыш стакан тулы коланы Ренатаның күлмәгенә түгеп җибәрде. Исерүе җиткән иде. Моны әнисе сизеп калды. Китте талаш, китте ыгы-зыгы. Бөтенесе игътибарын аларга юнәлтте. Диана, кызарып-бүртенеп, саф һавага чыкты. Таныш-белеш күрмәсә генә ярар иде. Оят бит, оят. Кая гына барсалар да, ахыры бер.Диана интернетка үзенең фотосурәтен генә куйды. Чөнки башкасы юк. «Тик-Ток»ка керде. Менә Аня әнисе белән бии. Икесе дә бертөрле киенгәннәр, бизәнгәннәр. Игезәкләрмени. Иртәгә мәктәпкә баргач, борын чөеп мактаначак. Юлианна әтисе белән мәзәк видео төшергән. Диананың әтисе беркайчан да «Тик-Ток»ка урнаштырырлык бии алмаячак. Чөнки биюне өйрәнергә, бергәләп кабатларга һәм көйгә дәррәү башкарырга кирәк. Мондый уйлар зәңгәр хыял булып калып, язгы томанда эрергә дучар. Бүген тагын ниләр күрсәтерләр микән? Шул психологның телефонын язып аласы да, чакырасы иде. Әти-әнисен әрләп, почмакка бастырып куйсын иде. Ярамый шул. Сер капчыгын тишәргә ярамый. Өйдәге хәлләр берәрсенә билгеле булса, аны балалар йортына алып китәчәкләр. Шуңа күрә Диана түзде. Күп кенә гаиләләрдә өлкәннәр балаларга өлге күрсәтә, аларны кисәтә. Диана гаиләдә кемнән үрнәк алырга да белмәде. Киресенчә, гыйбрәт алып яшәде. Әни булсам, балаларым мин күргәнне күрмәячәк. Ирем дә әтиемә охшамаячак дип тукыды. Шул ук вакытта, язмыштан узмыш юклыгын да ачыктан-ачык аңлый иде. Күп кенә асыл затлар әниләренең язмышын кабатлыйлар. Ә бүген түзәргә, көч табып, яшәргә кирәк. Аның гаиләсе – башка сыеп бетмәгән сәер бер дөнья. Кайвакыт ул үзен – әнигә, әти белән әнисен – тәрбия җитмәгән шук балаларга тиңләде. Көн саен нинди кыланышлары белән аптыратачаклары, нинди адымнарга барачаклары билгесез. Уйларын әтисенең куәтле тавышы бүлдерде. Дерт итеп китте.– Кайда йөрдең?Үзенең кылган эшләре билгеле булса да, Альмир бирешергә теләмәде. Хатынын һаман кыска бауда тотмакчы иде теләге.– Күрмисеңмени? Бизәнгәнмен, төзәнгәнмен. Свиданиедән кайтам. Сиңа гынамыни? Мин дә кеше. Гомерем буе бер ир-атка табынып яшәмәсмен бит инде.– Чынлапмы?Альмир Ренатаны баштан аяк күзәтте. Каршында ят хатын басып тора иде. Эшләпәсе, плащы бигрәк килешкән. Әйтерсең дә кибеттән алынмаган, үлчәп тегелгән. Тышкы гүзәллек эчендә эчке салкынлык тоелды. Элеккечә уң күзен кыса биреп елмаймый. Бүренекедәй усал карашлар аны өтеп алып, өстәлгә кадаклап куйдылар. Тәне чымырдап китте. Үзенекен тукырга күнеккән ир бүген дә баш бирергә мәҗбүр иде.– Ышандыңмы әллә? Синең егерме кәнтәеңнең берсе белән кич утырдым. Уйлап кара, кайсы булырга мөмкин?Альмирның йөзе зәңгәрле-кызыллы төскә керде. Сизмәстән, «Кайсысы?» дип сорарга авыз ачты. Авызы ачык килеш, кош оясы сыман калды. Әйтергә сүз тапмады. Әйтерсең дә шушы мизгелдә бөтен сүзләр дә юкка чыкты. Сүзләр пәйда булгач, теле тыңламады. Аптырагач, өстәлне капшады. Юкмы шунда берәр нәрсә? Тел ачкычы. Ялгыш кына кулы нәрсәгәдер тиеп китте.– Харап иттең!Рената кулын сузып өлгәшмәде. Идәнгә беркетелгән пар аккошлы бәллүр шикәр савыты төшеп, челпәрәмә килеп ватылды. Аларның мәхәббәтедәй йөз кисәккә бүлгәләнде. Унбиш ел иңен-иңгә терәшеп торган аккошлар, сынып, икесе ике якка очты. Альмир бар дип тә белмәде. Утырып, шешәсен эләктереп, хәмерен күтәреп эчте. Ләкин утлы су гына йөрәк януын баса алмый иде. Смартфонын алып, ватсапка керде. Алсу белән сөйләшкән, очрашкан. Бөтенесенә дә шалтыраткан. Без капчыкны тиште. Аңа барысы да мәгълүм. Чәбәләнүдән, холык күрсәтүдән файда юк. Кемнең кем икәне ап-ачык билгеле. Акка кара белән ачыктан-ачык язылган.– Я, телеңне йоттыңмы? Шушы кәнтәйләрең янына барыр өчен безгә тынгы бирмәдеңме? Әйтсәң булмыймыни «Мин сине яратмыйм! Башканы сөям! Хуш!» – дип, әйберләреңне җыеп, чыгарга да китәргә иде. Хәшәрәт!Рената Альмирны яңакларга кереште. Куллары йомшак булса да, каты гына эләкте. Һәр кизәнүгә җан ачуын да кушты. Монысы – Алсу, монысы – Светлана, монысы – Наталья өчен. Наталья өчен бигрәк тә каты эләкте. Колагы зыңлап, авып китә язды. Альмир бөтен сөяркәләрнең исемлеген санап бетертмәде, Ренатаның кулын тотып алып, торып басты. Исерек булса да, ир көче ир көче иде. Бала башы кадәре йодрык күргән хатынның йөрәге табан астына төште, сүрелде, кыюлыгы язгы кар сыман эреде. Бер мизгелгә каушап калды. Аннары, нәфрәт уты аңа янә көч бирде.– Мә, сук! Сугасың гына калды. Күрмәгәнне күрсәттең!Диана йөгереп чыгып, аларның араларына керде.Альмир өстәлдән шешәсен, суыткыч өстеннән машина ачкычын алды да, ишеккә юнәлде.– Бар, чыгып кит. Чукынып кат! Бүтән күренәсе булма!Альмир туктады да борылды. Күзләре тулы яшь иде. Сүз әйтер урынына, кул селтәп, ишекне дөпелдәтеп ябып, баскычлар буенча аска йөгерде.Рената, хәлсезләнеп, идәнгә тезләнде. Әйтергә сүзе дә, еларга күз яше дә калмаган иде. Бергә унбиш ел яшәделәр бит. Унбиш ел! Альмир аларның мәхәббәтен пычракка салып таптады, мәсхәрәләде. Күңелдә бушлык кына калды.– Әни! Әтине туктатмыйсыңмыни? Исерек килеш машинасын кабызып китсә?Бала кеше, нинди булса да, әтисен ярата. Бигрәк тә кыз бала. Альмир Дианага яхшы әти булды. Рената малай табарга тиеш иде. Беренче УЗИ шулай күрсәтте. Туйда, килгән кунаклар малай киеменә күбрәк акча салганнар иде. Ләкин Рената кыз алып кайтты. Малай булса, Ренат кушарбыз, дип сүз бирешкәннәр иде. Кыз тугач, Диана куштылар. Беренче һәм соңгы бала. Аңа бүтәнчә әни булырга, Альмирга башкача Рената белән бер кыек астында яшәп, әти булырга язмаган иде. Табиблар шулай диделәр. Альмир кызын беренче көннән башлап кулыннан да төшермәде. Кайсы фотоны карасаң да, Диана әтисенең кулында, я иңбашында, я җилкәсендә. Кредит түләргә акча булмаган авыр чакларда да Дианага алмасын, әфлисунын күтәреп кайта иде. Уенчыклар, курчаклар белән йорт тулды. Сүз юк. Ләкин Рената Альмирны Диана өчен дә гафу итә алмый иде. Бу юлы аның гөнаһлары артык зур.– Әтиеңне белмисеңмени? Хәзер, кибеткә бара да тагын бер шешә ала. Машинасына утырып, Фирдүс Тямаевны тыңлап эчә дә дөм исерек кайтып ава, – дип тынычландырды Рената кызын.Аларга җавап биргәндәй, тышта гөжелдәп машина кузгалып китте. Тавышы аларның машинасыныкына охшаган. Рената белән Диана йөгереп барып балкон тәрәзәсен ачтылар. Ак каен астында торган кара «Рено Дастер»дан җилләр искән иде.