Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Арчада Яңа ел ялларында да төрле чаралар уздырылып тора

Быел Үзәктә урнашкан Яңа ел чыршысы янында уздырылучы бәйрәмнәр белән бергә Арча Укучылар сарае да төрле чаралар уздыра. “5нче гыйнварда бездә бәйрәм открыткалары ясау буенча осталык классы узачак, – диде Укучылар Сарае директоры Руслан Гыйниатуллин. – 8нче гыйнварда “Кыш Бабайдан ШАХ һәм МАТ” шахмат турниры оештырыла. Шулай ук чаралар шәһәр паркында да узачак. 6нчы гыйнварда гаиләләрне “Эзтабар гаилә” гаилә стартларына, 9нчы гыйнварда – “БалАрча уен” кышкы гаилә уеннарына көтеп калабыз. Ялларыгыз күңелле узсын!”

Арчада Яңа ел ялларында да төрле чаралар уздырылып тора. Быел Үзәктә урнашкан Яңа ел чыршысы янында уздырылучы бәйрәмнәр белән бергә Арча Укучылар сарае да төрле чаралар уздыра.

“5нче гыйнварда бездә бәйрәм открыткалары ясау буенча осталык классы узачак, – диде Укучылар Сарае директоры Руслан Гыйниатуллин. – 8нче гыйнварда “Кыш Бабайдан ШАХ һәм МАТ” шахмат турниры оештырыла. Шулай ук чаралар шәһәр паркында да узачак. 6нчы гыйнварда гаиләләрне “Эзтабар гаилә” гаилә стартларына, 9нчы гыйнварда – “БалАрча уен” кышкы гаилә уеннарына көтеп калабыз. Ялларыгыз күңелле узсын!”