Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы оештырган “Җиңү оныклары” бәйгесе тәмамланды. Ел дәвамында укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары булган әби-бабайлары турында язмалар юлладылар. Җиңүчеләр: 🥇 Аделина Ганиева (Арча, 5нче гимназия) 🥈 Раяз Ситдиков (Ашытбаш мәктәбе) 🥉 Айзилә Бикбаева (Арчаның 2нче мәктәбе) Барлык эшләр дә ихлас, эчтәлекле булды. Җиңүчеләргә бүләкләр, ә катнашучыларга һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.