Айдар ЗӘКИЕВ. 3 өлеш. Монда байлар сөяркәләрен йөртә. Бик дәрәҗәле, урындагы кешеләр. Шуңа күрә, бүлмәләрне тәүлекләп кенә түгел, сәгатьләп тә алып була. Кунаклар исемлеге беркайда да язылмый да, сакланмый да. Бүлмә бушау белән мәгълүмат юк ителә. Бина тышында да бернинди язмалар эленмәгән. Кунаклар арткы ишектән керә һәм чыга.
Монда байлар сөяркәләрен йөртә. Бик дәрәҗәле, урындагы кешеләр. Шуңа күрә, бүлмәләрне тәүлекләп кенә түгел, сәгатьләп тә алып була. Кунаклар исемлеге беркайда да язылмый да, сакланмый да. Бүлмә бушау белән мәгълүмат юк ителә. Бина тышында да бернинди язмалар эленмәгән. Кунаклар арткы ишектән керә һәм чыга.
Ресепшенда утыручы кыз, бүрәнәдәй юан ботларын бер-берсенә куеп, ясалган тырнаклы бармаклары белән айфоны экраны буенча йөртеп, нәрсәдер карап утыра иде. Күлмәк изүеннән, камырдай иреккә чыгарга омтылган күкрәкләрнең нәкъ уртасында алтын тәре ялтырый. Кыңгырау шалтыраганга сискәнеп китте. Каршында өстенә озын кара плащ, кара чалбар, башына кара эшләпә кигән хатын басып тора. Йөзен танавына кадәр үтә күренмәле кара вуаль каплаган. Кызгылт иннек буялган калын иреннәрдән генә хатын-кыз икәнлеген аңларга мөмкин. Гадәттә, «Рава Найт»ка шаркылдап көлеп, яшь кызларны кочкан өлкән ир-атлар килә. «Рава Найт» – гади кунакханә түгел. Аның тәрәзәләре караңгылатылган. Монда байлар сөяркәләрен йөртә. Бик дәрәҗәле, урындагы кешеләр. Шуңа күрә, бүлмәләрне тәүлекләп кенә түгел, сәгатьләп тә алып була. Кунаклар исемлеге беркайда да язылмый да, сакланмый да. Бүлмә бушау белән мәгълүмат юк ителә. Бина тышында да бернинди язмалар эленмәгән. Кунаклар арткы ишектән керә һәм чыга. Кунакханәнең махсус картасын күрсәтәләр. Карта сатылмый. Бары тик бүләк ителә ала. Шунысы сәер, бүгенге ханым Уфа баена да, сөяркәгә дә охшамаган иде. Типтереп йөрүче ирен эзләүче хатын түгел микән?
– Гафу итегез! Сезгә ничек ярдәм итә алам? – диде түшенә Надя дигән язулы бейдж тагылган кыз.
– Ике кешелек номер. Өч сәгатьткә. Киң караваты булсын. Тәрәзәләре урам ягына карамасын. Бүлмәгә ике фужер, бер шампан шәрабы китерегез. Алсу исемле ханымга бүлмә номерын әйтерсез, – диде Рената, йөрәк төшерелгән пластик картаны күрсәтеп.
– 215 нче бүлмә. Менә ачкычы. Паспортыгызны бирегез. Биш мең сум!
Рената өстәлгә паспортын, биш мең сум акчасын чыгарып салды. Надя клавиатура төймәләренә шакы-шокы баскалап алгач, чек сузып, еллар дәвамында күнегелгәнчә, ясалма елмайды.
– Рәхим итегез! Күңелле ял сезгә!
Хатын дәшмичә генә, баскычтан менеп китте.
Сәер. Европадагы мода безгә дә килеп җитте, ахры. Хатын-кызлар бер-берсе белән йоклый башлады. Ир-атлар җитми микәнни? Надяга бу хатынның асыл затлар белән кызыксынуы гына түгел, үз-үзен тотышы, урам ягына карамаган бүлмә таләп итүе дә сәер тоелды. Бәладән башаяк. Өстәлдәге рацияне алды.
– Арыслан, кил әле!
Бераздан, караңгылатылган ишектән әзмәвердәй егет килеп чыкты. Кичен урамнан үткәндә каршыңа мондый баһадир очраса, үзең дә сизмәстән, урамның каршы ягына йөгереп чыгуың бар. Фитнес үзәгендә гер, гантель уйнатып, киң кулбашларына мускуллар үстергән. Беләкләре бот юанлык. Кара костюмга чак сыйган. Җилкәсе иңбашыннан үсеп чыккан, әйтерсең дә муены юк.
– 215 нче бүлмәдә сәер кунаклар. Кара аны, бер-бер хәл була калса, ишекне бәреп керергә рөхсәт!
Үз вазифасын һәрвакыт җиренә җиткереп башкарган егет, ризалык белдереп, баш какты.
Ул арада ишектән икенче серле кунак күренде. Озын кара күн плащлы ханымны урамда таныш-белешләре танымас та иде. Алсу өс-башын, кыяфәтен баштанаяк үзгәрткән иде. Надя аның белән баш кагып исәнләште дә аптыраштан егылып китә язды. Моңарчы монда ир-атлар белән йөргән чибәркәй бүген хатын-кыз куенына кермәкче. Шулай да була микән? Дөнья акылдан шашканмы?
…Алсу 215 нче бүлмә ишеген этте. Көй агылды. Ниндидер ят, классик көй. Скрипка моңы да, флейта да, фортепиано да кушылган. Итальян, испан моңнарына тартым. Сәер. Альмир беркайчан да мондыйны тыңламый. Һушы китеп, Фирдүс Тямаевны уйната. Тыңлый гына түгел, һәр җырын кушылып җырлый. Аеруча «Ышанасы килә» дигән җырын. Кайбер юлларын Алсу да отып калды.
Кешеләргә ачыласы килә,
Ачынмаммы икән соңыннан?
Йөрәгеңне ачар кешенең дә
Куңелләре – кайчак карурман…
Эчкә үтте. Ишек өстендәге браның тонык кына утыннан башка бер яктылык та юк иде. Бүлмә эче дөм караңгы. Мәзәк. Альмирча түгел. Ул киресенчә, яктылык, ачыклык ярата. Бүген аптыратырга уйлагандыр. Бөтен нәрсә башкача. Димәк, Алсуны моңарчы булмаган сюрприз көтә?
– Мин килдем, матурым! Чак кына көт! Хәзер.
Алсу киемнәрен салып ташлап, ефәк эчке күлмәктән калды. Тонык янган ут яктысында көзгедән үзен күзәтте. Карады һәм сокланды. Эх чибәр дә инде мин… Кая инде Ренатага мондый ефәк күлмәкләр киеп, шундый кунакханәләрдә йөрергә. Мин – сөяркә! Аңа – тормыш йөген тартырга. Миңа – иң татлысы. Альмир Ренатаны ялгызын калдырып, минем янга юкка килмәгән. Ренатага – салкын ястык һәм таушалган мендәр. Миңа – көч-кодрәте ташып торган ир. Димәк, мин аңардан гүзәлрәк! Мин аңардан яхшырак!
Уйлар агымы белән үзен ышандырырга тырышты. Чынында, Алсу Ренатаның тырнак очына да тормый. Иң аянычлысы, Алсу моны үзе дә аңлый иде. Ничәмә еллар диетада утыра. Кичке алтыдан соң ашамый. Икмәкне авызына якын да китерми. Көнаралаш фитнес үзәгенә барып, сыгылган лимон сыман хәлсезләнеп кайтып ава. Иртән тору белән авырлык үлчәгеченә баса. Кичтән дә үлчәнә. Керфекләрен озынайтты. Иренен кабартты. Күкрәгенә пластик операциягә акча җыя. Тәнен, җанын ничек кенә интектерсә дә, Рената сыман ук гүзәл була алмый. Аңламый, Альмир нәрсә дип аңа карагандыр? Шуны белгәнгә, Алсу Альмирның бер теләгенә дә, бер ниятенә каршы килмәде. Кая чакырса, шунда барды, ни теләсә, кайда теләсә, шуны эшләде.
Алсу аяк очында, боргалана-сыргалана басып, караватка якынлашты. Соклансын әйдә Альмир! Күрмәгәнен күрсен, татымаганын татысын. Гомер – бер генә! Теләгәнчә яшәп, рөхсәт ителмәгән җимешне дә татып калырга кирәк. Юрганны ачып, менеп ятты. Альмир селкенмәде.
– Матурым! Мин килдем! Кочакла мине…
Куллар аның чәченнән иркәләде. Бармаклары… калын толымнарга уралды. Толымнар? Бармаклар гына түгел, Алсу да туктап калды. Бөдрә толымнар, джунглида үскән ерткыч үсентеләрмени, бармакларын урап алып, кире җибәрмәделәр. Алсу тозакка килеп капканын аңлады. Ләкин соң иде. Түшәктә Альмир урынында бер хатын ята иде. Алсуның башыннан төрле уйлар йөгерде. Әллә ялгышып башка номерга кердемме? Юк! Ялгыша алмый. Монда һәр номерны яттан белә. Янәшәсендә хатын-кыз иде.
Алсу сикереп торып, кычкырып җибәрде. Рената көлә башлады. Ул да түгел, бүлмә уртасына әзмәвердәй бер ир кереп ауды. Алсу элгечне элергә оныткан иде. Ишекне бәреп керергә тырышкан сакчы, көчен исәпләмәгән.
– Икебез дә исән-сау. Сакчы чакырмадык. Сау булыгыз!
Берсеннән-берсе чибәр ике хатынга сокланып, өнсез калган Арыслан, баш чайкап, чыгып китте.
Рената, ишекне бикләп, утны кабызды. Бүлмә уртасында һәйкәлдәй үрә каткан Алсуга киемнәрен ыргытты. Боз кисәкләре тулы савыттан шампан шәрабы алып ачты. Бөке бах итеп чыгып очуга Алсу дерт итеп, сискәнеп китте. Рената бәллүр стакан тутырып, берне эчеп куйды. Янә тутырып, патшабикә сыман, йомшак кәнәфигә менеп утырды.
– Мә, киен! Син миңа сөйләп бирәчәксең! Башыннан азагына кадәр. Барысын!
Ренатаның әнисе алтмыш биш яшьтә дә сыер асрады. Балалары ел саен: «Әни! Житте, без аякка бастык, бетер сыерыңны! Күреп торасың, йорт-фатирлы булдык, икешәр машина алдык, елына ике тапкыр Төркиягә очабыз. Ит кенә сатып алырлык акча бар!» – диләр. Әнисе тыңламады: «Әтиегез мәрхүм. Сез айга бер кайтасыз. Сыер да булмаса, бигрәк күңелсез ялгыз яшәве. Сыер ул – ит, сөт бирүче генә түгел, минем сердәшем дә. Сыер бетсә, ихатаның яме китә бит. Тагын, беләктә көч булганда балаларымны, оныкларымны химия ашата алмыйм. Чын иттән тәмле аш ашап үссеннәр», – дип, үз сүзендә тора бирде. Тукый торгач, күндерделәр әнисен.
Ялгыз карчык белән унынчы ел гомер итүче сыер моңа каршы иде. «Карт кына булсам да, иткә озатырга ашыкмагыз. Кирәгем ярап куя», – дип аклангандай, игезәк бозаулар алып кайтты. Берсе чем-кара. Икенчесе кара-чобар. Кайткач, Рената аларга сөт эчерергә керде. Бозауларны бер күрүдән яратты. Алар шундый матурлар. Төймәдәй кап-кара күзләре белән сиңа карап торалар. Бер-берсе белән шаярып, сикергәләшеп уйнап та алалар. Рената яртылаш сөт салынган ике бидрәне урталыкка кертеп куйды. Карасы, йөгереп килеп, кыска гына койрыгын болгый-болгый, сөтне чөмерергә кереште. Кара-чобары борыны белән һаваны иснәде дә, чабып китеп, коймага килеп бәрелде. Ул тома сукыр иде. Рената аңа бармагын имәргә биреп, башын сөтле бидрәгә тыкты. Бозауны, бәби сыман куенына кысып, җәлләп елаганы әле дә хәтерендә. Сөт белән генә тукланучы бозауның тәмле исе һәм үзенең тозлы яше…
Алсу сөйләгәннәрдән соң Рената үзен шул тома сукыр бозаудай хис итте. Альмир белән ун ел яшәп, аның кайда һәм нишләп йөргәнен белмәгән. Туй исенә төште. «Альмир! Сүзләремне хәтер сандыгыңа салып куй – хатын-кыз ул – сер дөньясы. Ренатаны гомер дәвамында өйрәнеп тә, бөтен серләрен белеп бетерә алмаячаксың. Шуңа күрә түземле бул, ашыгыч, уйланылмаган эшләр башкарма», – дигән иде бер туганы, котлау сүзе тотканда. Киресенчә килеп чыкты түгелме? Альмирның серләре дөньяга түгел, Җиһанга да сыймый сыман.
Алсу белән Альмир ун ел элек типтерә башлаганнар. Алсу үз иреннән аерылышкан көннән башлап. Фатир бүлешкәндә, аларда яшәп торды. Рената эштә булганда, Альмир белән вакытны бушка уздырмаганнар. Очрашулар кунакханәләрдә, Алсуның фатирында, такси машинасында да булган.
Рената түзә алмады. Алсуның яңагына сугып җибәрде.
– Хәшәрәт! Изгелекләрем өчен шулай рәхмәт әйттеңме?
Алсу келәмгә шуып төште. Йөзен ике кулы белән каплап, үксеп-үксеп еларга кереште. Бераз тынычланган Рената аны идәннән торгызырга теләде.
– Терсәкне тешләп булмагандай, үткәннәр кире кайтмый. Ә яшәргә кирәк.
Алсу кинәт сикереп торды, аның битләре алсуланган, күзләре ут булып яна иде. Гүя аның тар күкрәгендәге куян җанын юлбарыс җанына алыштырганнар.
– Сиңа әйтүе җиңел. Яшәп кара! Минем урында бер көн яшәп кара. Фатир өчен түлә. Кызны киендерергә, ашатырга кирәк. Теге сәрхүштән бер тиен алимент килми. Берүзем генә нишли алам соң мин? Башкаларның өлешенә керми чара юк. Минем хәлдә калсаң иде син! Кызым мәктәптән кайта да: «Әни! Сыйныфта бөтенесе көләләр! Айфонның соңгы моделе бер миндә генә юк», – дип, теңкәгә тия. Аңа кирәк. Егерме сумга сөт алырлык акчам булмаса да, кредитка чумып, йөз меңгә айфон сайлыйм. Аңа кирәк тегесе, аңа кирәк монысы. Ике-өч эштә эшлим. Барыбер акча җиткереп булмый… Нәрсә кала? Баерак сөяркәләр эзләргә. Берне генә түгел…
– Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы, үз юлы. Альмирга бүтән якын киләсе булма. Оныт аны. Мине дә оныт. Кунакханәдән ике ят кеше сыман чыгыйк. Әйтерсең лә без бер-беребезне белмибез. Беренче һәм соңгы тапкыр күрешкәнбез…
Алсу шаркылдып, ямьсез итеп көлә башлады. Рената аны җилтерәтергә кереште. Сибелгән чәчләре йөзен каплагач, Алсу убырлы карчыкка охшап калды. Күз читеннән сөрмәсе агып төшкән. Иннеге ирен читеннән чыгып, кан сыман, авыз кырыйларына буялган.
– Альмирның сөяркәләре күпме икәнен беләсеңме соң син? Белмисең! Аларның бөтен үчен миннән аласың. Чибәр булып дөньяга килгәнгә генә, ирең сиңа табынып, сиңа гына карап яшәр дип уйладыңмы? Алай булгач, ул чит ярлар кочып нишләп йөри соң? Бу хакта уйлап кара.
– Житте. Авызыңны яп!
– Мин ябармын, китәрмен. Ә башкаларны нишләтерсең? Һәммәсен күреп, борын төбендә йодрык уйнатырсыңмы? Ташла син Альмирны. Аерылышыгыз. Сез барыбер бәхетле була алмыйсыз.
Ренатаның түзәр хәле калмады. Ачуыннан шампан шәрабы торган савытны бәреп төшерде. Келәмгә боз кисәкләре сибелде һәм ялтыр саплы нечкә озын пычак килеп төште. Ике дә уйламыйча, Рената пычакны үрелеп алды да Алсуга якынлашты. Алсу чигенде.
– Тукта! Нишләргә җыенасың? Гафу ит! Кызган баштан гына әйтелде. Көнләшүдән генә… Көнләшәм мин. Синең гүзәллектән, Альмир синеке булганлыктан. Туегыз булган көннән бирле аны үземнеке итәсе, шул татлы җимешне татып карыйсы килде. Татыдым. Ачысын да, төчесен дә тойдым. Бүтән аңа якын килмәм. Минем турыда бүтән ишетмәссең. Мин китәрмен. Жәйге томан сыман эреп юкка чыгармын.
Ләкин Рената аны ишетми иде. Нәфрәт уты аның тәнен дә, җанын да яулап алган, аңын томалаган иде. Үзе дә сизмәстән Алсуга якынлашты. Алсу, артка чигенеп, урындыкка абынып егылды һәм диварга табан шуышты.
– Рената! Рената!
Алсу диварга барып терәлде. Чигенергә дә, качарга да чара юк иде. Рената пычак белән кизәнде. Алсу күзләрен йомды. Күзе алдыннан бөтен тормышы йөгереп үтте. Эчкече ире. Кызы. Альмир.
Тынлыкны бозып, телефон шалтырады.
– Әү, кызым!
– Әни! Тизрәк кайт! Мин юыну бүлмәсендә бикләндем. Әти котыра. Сине таптыра. Телефонын эзли. Тизрәк кайт!
Рената чыгып йөгерде.
Алсу башын куллары белән каплаган килеш, дивар почмагына посып, үксеп елап калды.
(Дәвамы бар.)