Кадерле татарстанлылар! Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Аны без матур өметләр һәм якты ышанычлар белән каршы алабыз, узып баручы ел вакыйгаларын искә төшерәбез, эшебезгә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә ниятләр корабыз. 2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтү белән истәлекле булды. Бөтен республика күләмендә ветераннар белән очрашулар, каһарманнарны олылап тәбрикләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләү кебек тантаналы чаралар булып узды. «Батырлар. Герои Татарстана» программасының беренче этабы гамәлгә ашырылды, хәрбиләребезнең гаиләләренә ярдәм итү эше көчәйтелде. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам йөзеннән, гражданнар бердәмлеген ныгыту максатында 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Форсаттан файдаланып, бүгенге көннәрдә алгы сызыкта көрәшүче, сугышчан постта торучы һәркемгә мөрәҗәгать итәм: без сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз, туган җиребезнең иминлеге һә
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
31 декабря 202531 дек 2025
2 мин