Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Яңа ел төнендә теләкләрне дөрес итеп теләгез

🎄 Яңа ел төнендә теләнгәннәре, һичшиксез, тормышка аша диләр. Шуңа да, берничә киңәшне исегездә тотыгыз. 💫1. Һәрвакыт теләкнең ахырын уйлагыз. Ягъни, әгәр сез кыйммәтле курортта ял итәргә телисез икән, өстәмә акча турында түгел, ә ялга бару турында хыялланырга кирәк. Акча күбрәк булырга мөмкин, тик көтмәгәндә башка ихтыяҗлар тууы да ихтимал. 💫2. Башка кешеләр турында теләкләрне әйтүнең мәгънәсе юк, алар шәхсән сезгә кагылырга тиеш. Мәсәлән: «Иремнең югары хезмәт хакы түләнә торган эш табуын телим», дип түгел, «Гаиләмнең матди хәле югары һәм тотрыклы булсын», — дияргә кирәк. 💫3. Беркайчан да башка кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәттә булган теләкләрне әйтмәгез. Сезгә барлык начарлыклар кире кайтырга мөмкин. 💫4. «Тиеш», «булачак» сүзләрен кулланмагыз, шулай ук «юк» сүзен кулланмагыз. Алар барысы да тискәре энергия алып килә. Мәсәлән, «Мин уңышка ирешергә тиеш» түгел, ә «Мин уңышка ирешәчәкмен!» 💫5. Теләк теләгәндә хәзерге вакытны гына кулланыгыз. Әгәр дә сез киләчәк заман сүз

Яңа ел төнендә теләкләрне дөрес итеп теләгез🎄

Яңа ел төнендә теләнгәннәре, һичшиксез, тормышка аша диләр. Шуңа да, берничә киңәшне исегездә тотыгыз.

💫1. Һәрвакыт теләкнең ахырын уйлагыз. Ягъни, әгәр сез кыйммәтле курортта ял итәргә телисез икән, өстәмә акча турында түгел, ә ялга бару турында хыялланырга кирәк. Акча күбрәк булырга мөмкин, тик көтмәгәндә башка ихтыяҗлар тууы да ихтимал.

💫2. Башка кешеләр турында теләкләрне әйтүнең мәгънәсе юк, алар шәхсән сезгә кагылырга тиеш. Мәсәлән: «Иремнең югары хезмәт хакы түләнә торган эш табуын телим», дип түгел, «Гаиләмнең матди хәле югары һәм тотрыклы булсын», — дияргә кирәк.

💫3. Беркайчан да башка кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәттә булган теләкләрне әйтмәгез. Сезгә барлык начарлыклар кире кайтырга мөмкин.

💫4. «Тиеш», «булачак» сүзләрен кулланмагыз, шулай ук «юк» сүзен кулланмагыз. Алар барысы да тискәре энергия алып килә. Мәсәлән, «Мин уңышка ирешергә тиеш» түгел, ә «Мин уңышка ирешәчәкмен!»

💫5. Теләк теләгәндә хәзерге вакытны гына кулланыгыз. Әгәр дә сез киләчәк заман сүзләрен кулланасыз икән, сезнең үтенечегез мәңгегә шулай булачак.

💫6. Хәтерегездә тотыгыз, Галәм барлык әйтелгәннәрне кабул итә. Шуңа күрә сөйләгәннәрегез белән сак булыгыз. «Мин бу вазыйфаны теләсә ничек алырга телим!» дигән сүзләрне кулланмагыз. Уйлап карагыз: сез теләгегез өчен теләсә нинди бәяне түләргә әзерме?

💫7. «Һичюгы» сүзен дә кулланмагыз. Галәмгә сезгә күбрәк бирергә рөхсәт итегез. «Нинди дә булса эш», дип сорамагыз, хыялыгызда йөрткән эшне сорагыз.

💫8. Ике төрле уйларга мәҗбүр иткән иткән сүзләрне кулланмагыз. Барлык хәбәрләр дә төгәл һәм ачык булырга тиеш. Мәсәлән, сезнең максатыгыз — торак сатып алу булса, югары хезмәт хакы булган яхшы эш сорамагыз. Торак алу турында уйлагыз.

@tuganaylar_2002