! 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр учреждениедә ял көннәре билгеләнгән. Халыкка кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен 2026 елның 3 һәм 7 гыйнварында махсус дежур режимда эшләячәк: Саба үзәк район хастаханәсенең поликлиника бүлекләре, Шәмәрдән, Икшермә, Лесхоз, шулай ук гомуми хастаханә бүлекчәләре: рентген, клиник диагностика лабораториясе, ультратавыш һәм функциональ диагностика кабинетлары, фельдшер-акушерлык пунктлары. 2026 елның 2,5,10 гыйнвар көннәрендә участок терапевтлары табибларын, участок педиатрлары табибларын, ВОП һәм шәфкать туташларын диспансеризация узарга теләүчеләрне көтәбез. Белешмә өчен телефон: 8(84362) – 2-35-40