Найти в Дзене
Сельские Нивы

Без югалткан көннәр

Айдар ЗӘКИЕВ. 1 өлеш. – Нәрсә әйтим инде сезгә, балалар… Ике якны тигез күреп, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез! Без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Хәзер, әйдәгез, шушы ике яшь йөрәкнең якты киләчәге өчен дәррәү берне күтәрик. Кем әйтмешли, эчкәннәр – чемпион, эчмәгәннәр – ышпион! – дип, башкода рюмкадагы сыекчаны авызына каплап куйды. – Нәрсә әйтим инде сезгә, балалар… Ике якны тигез күреп, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез! Без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Хәзер, әйдәгез, шушы ике яшь йөрәкнең якты киләчәге өчен дәррәү берне күтәрик. Кем әйтмешли, эчкәннәр – чемпион, эчмәгәннәр – ышпион! – дип, башкода рюмкадагы сыекчаны авызына каплап куйды. Туйның кызган мәле иде. Өченче көн дәвам иткән бәйрәмдә ике як кодалар да бер-берсен белеп, танышып беткәннәр. Кайвакыт, тамаданың сүзләренә дә колак салмыйча, күптәнге кардәшләр сыман үзара сөйләшеп утыралар. Тост саен хәмер эчәргә кыстасалар да, эчүчеләр сирәк. Кемдер рюмканы яртылаш кына сала. Берәүләр хәмер урынына минер

Айдар ЗӘКИЕВ. 1 өлеш. – Нәрсә әйтим инде сезгә, балалар… Ике якны тигез күреп, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез! Без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Хәзер, әйдәгез, шушы ике яшь йөрәкнең якты киләчәге өчен дәррәү берне күтәрик. Кем әйтмешли, эчкәннәр – чемпион, эчмәгәннәр – ышпион! – дип, башкода рюмкадагы сыекчаны авызына каплап куйды.

– Нәрсә әйтим инде сезгә, балалар… Ике якны тигез күреп, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез! Без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Хәзер, әйдәгез, шушы ике яшь йөрәкнең якты киләчәге өчен дәррәү берне күтәрик. Кем әйтмешли, эчкәннәр – чемпион, эчмәгәннәр – ышпион! – дип, башкода рюмкадагы сыекчаны авызына каплап куйды.

Туйның кызган мәле иде. Өченче көн дәвам иткән бәйрәмдә ике як кодалар да бер-берсен белеп, танышып беткәннәр. Кайвакыт, тамаданың сүзләренә дә колак салмыйча, күптәнге кардәшләр сыман үзара сөйләшеп утыралар. Тост саен хәмер эчәргә кыстасалар да, эчүчеләр сирәк. Кемдер рюмканы яртылаш кына сала. Берәүләр хәмер урынына минераль су салып күтәрә. Күршеләре мондый хәлне күрсәләр дә, аптырамыйлар, элекке заманнардагы сыман, син табынны хөрмәт итмисең дип, тавыш-гауга куптармыйлар. Нишлисең, заманы шундый. Кайчандыр, табында утыручыларга күпме эчсәләр дә, ат арбасына менеп, дилбегәне кулына алулары җиткән. Мал ашаган җиренә кайта. Ат, хуҗасы нинди хәлдә булса да, капка төбенә кайтып туктый. Хәзер исә дүрт аяклы, тояклы атларны «тимер ат»лар алыштырды. Шуңа күрә һәркемгә диярлек бүген булмаса иртәгә руль артына утырырга кирәк. Гаишниклар кулына килеп эләксәң, тиз генә котылырмын димә.

Табын түрендә килен белән кияү, алар янәшәсендә шаһитлар. Альмир, ихлас елмаеп, сүз әйтүчеләргә басып рәхмәт әйтә, шаярып-көлеп тә ала. Ренатаның гына бер дә кәефе юк. Әйтерсең дә аның туе түгел. Ясалма озын керфекләре түбән кадалган. Кияүгә барасы килмәгән сыман. Гомерендәге иң зур бәйрәмдә үз-үзен көчләп кенә утыра кебек. Канатлары була пырхылдап очып китәр иде. Кая икәнен белми генә. Әти-әнисе күпме тырышып әзерләнделәр. Себер кадәре Себердән туганнары кайтты. Бөтен якыннары, дус-ишләре, күрше-күлән җыелган. Кеше көлдереп булмый. Елмаерга тырышып утырырга кирәк. Кияүгә чыккан хатын-кызның бар гомере ясалма елмайган кыяфәт чыгарган битлек киеп үтәдер. Бала тудыру йортыннан чыккач, җеп өзәрлек хәлең булмаса да, елмаерга, бәхетле әни роленә керергә тырышасың. Каенана белән каената гаиләдәге мәшәкатьләргә кысылып, киңәшен бирсә, күңеле белән ризалашмасаң да, тышкы кыяфәтең белән ризалык белдерәсең. Әнисе сөйләгән сүзләр исенә төште. «Балам, кияүгә чыкканчы яшәп кал. Диңгезгә ял итәргә бар. Күрәсе җиреңне күр. Чәчең чәчкә бәйләнгәч, тән генә түгел, уйлар да чикләнә ул». Яшь-җилкенчәк әти-әнинең мондый киңәшләренә игътибар итми шул. «Өйрәтмә. Үзем беләм. Сезнең яшь чак белән безнеке бер түгел», – дип, кырт кисә. Заманалар үзгәрсә дә, йөрәкләрне күмер итүче мәхәббәт хисе үзгәрми, шул килеш кала. Һади Такташ язганча:

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта…

Бүген Ренатаның йөрәге тиккә янмый. Менә өченче көн инде Альмир шаһит кыз Алсудан күзен ала алмый. Аларга бу арада еш кына очрашырга туры килде. Тамадага туй сценариен төзештеләр. Ренатага күлмәк сайларга ярдәм итте. Алсуны күрү белән Альмир янәшәсендә Рената барлыгын да онытты. Утырам дисә урындык китереп бирде, сусавын басарга, чәй тәкъдим итте. Әле болары күзгә күренгәннәре генә. Читтә, аулак урыннарда гыйшык-мыйшык уеннары да юк микән? Әйтим инде, туйга фахишәләрне дә уздырып киенгән. Декольте күлмәгенең ярыгы кендегенә кадәр төшеп җиткән. Әйтерсең лә күлмәкне алгы яктан кайчы белән урталай кискәннәр. Чак кына иелсә, бөтен байлыгы күз чекерәйтми дә күренә. Болай да кыска итәк арттан да, алдан да бот төбенә кадәр ярык. Өстәвенә, нәзек озын ботлар үтә күренмәле кара ефәк тукыма артына яшеренгән. «Безне карагыз, без шундый матурлар!» дигәндәй, күз кызыктырып торалар. Алсуның мондый килеш-килбәтенә бер генә җавап бар: ул туйга юкка килмәгән. Кармак салырга, берәрсен эләктерергә нияте.

Татлы тозакны хәтәр әзерләгән. Эләксәң – ычкына алмассың. Тозакка кабучы Альмир гына булмаса ярар иде…

Һәр сүз әйтүчегә баш кагып, рюмка күтәреп утырган Альмир тәмам йомшара төште. Күп эчкәнгә түгел. Ул тиз исерә иде. Хәмер – тәнне йомшарта, хисләрне тышаудан ычкындыра һәм кысаларны җимерә торган нәрсә. Моңа кадәр үзен әдәпле генә тотарга тырышса, хәзер кәләше аша үрелеп, Алсуга карап утыра башлады. Рената түзә алмады, торды да, кафедан чыгып китте. Чираттагы кунак микрофоннан котлау сүзләрен җиткереп калды.

Рената тышка чыкты. Көз ахыры иде. Нинди саф һава! Күктә, күз кыскандай, серле йолдызлар җемелди. Ул йөгерде. Кая йөгергәнен, нәрсә эшләгәнен белмәде. Тирә-якта караңгылык иде. Аяк астында бүрәнә яткан. Озын ак күлмәгенә абынып, сөрлегеп барып төште… Күлмәк җыелып яткан кара күлләвеккә пычранды. Ак бәхете пычранды. Начар билге бу. Аһ! Димәк, без бәхетле була алмаячакбыз?! Харап булдык! Башыннан шундый уйлар йөгереп үтте.

– Рената! Ренатау!

Төнге тынлыкны Альмирның тавышы бозды. Нәрсә тапкан шул кәнтәйдә? Алтын балдагымны салып бирәм. Өйләнсен әнә шул кисәү таягына. Хәзер мин кирәк булганмынмы? Туй көнендә үк башка чибәркәйдән күзен ала алмаган иргә кияүгә чыгу дөресме? Бүген шулай кылангач, өйләнеп биш ел яшәгәч нишләр? Ялгышмыйммы? Ренатаның томаланган башын төрле яктан уй өермәсе бораулады.

Аягына торып басты. Ул арада ярсып беткән Альмир килеп җитте.

– Матурым, керик әйдә. Әткәй-әнкәй борчыла. Әллә берәр нәрсә булдымы?

– Булмады!

– Булмаса, нишләп, итәгеңә ут капкан кеше шикелле торып чаптың?

– Тыным кысылды. Саф һавага чыгасым килде.

– Әйтергә иде. Бергә чыгар идек.

– Берүзем генә чыгасым килде.

– Әллә берәрсе авыр сүз әйттеме?

– Әйтмәде. Арыдым мин.

– Мин дә арыдым.

– Егылдым. Күлмәгем пычранды.

– Борчылма. Хәзер, гөлләр итәбез аны.

Алар ишек ягына атладылар. Шар ачык ишекләрдән көчле музыка яңгырады. Яшьләр юклыгын сизеп калган тамада кодалар арасында уен оештырган иде. Ир-атлар, чиратлашып, хатыннарына мәхәббәт хисләрен җиткерәләр. Кем вакытка күбрәк ягымлы сүзләр әйтә – шул җиңүче.

– Былбылым!

– Аккошым!

– Йөрәк парәм!

– Күз алмам…

Тамада ишектән кереп килүче кияү белән киленне күреп калды.

– Кадерле кунаклар! Әлеге конкурста дуслык җиңде. Хәзер бәйрәмнең төп геройлары Альмир белән Ренатаны көчле алкышлар белән каршы алыйк та урыннарга утырыйк.

Туй дәвам итте.

Алтын кибете. Киштәләрдә нинди генә зәвыклы бизәнгечләр юк. Җаның теләгәнен, кесәң мөмкинлек биргәнен сайлап ал гына. Күп очракта кесә мөмкинлек бирми шул. Мондый кешеләр бүреләр уратып алган үләксә тирәсендә бөтерелгән козгыннарны хәтерләтә. Алар киштәне биш тапкыр әйләнеп чыгарга мөмкиннәр. Сатучыга мөрәҗәгать итеп, балдакны киеп, уч төбендә әйләндереп карыйлар. Сөяркәләрен алып килгән «папик»лар исә башкача кылана. Киресенчә, чәчбикәләренә иң кыйммәтле бизәнгечне алып тагарга, үзләрен дөнья тоткасы итеп танытырга тырышалар. Мондый мөмкинлектән сатучылар да, үзеннән кырык яшькә өлкән акча янчыгын эләктергән чәчбикәләр файдалана. Еш кына бер үк хәл кабатлана. Ясалма калын иренле, силикон тутырып кабартылган мул күкрәкләре күлмәге аша ташып торган сөяркәләр уф та пуф килә. Аларга тегесе ошамый, монысы килешми, кайсысы ярамый. Сейфлардан моңарчы берсенә дә күрсәтелмәгән эре мәрҗәнле балдаклар китереп чыгарыла.

– Менә, мондый мәрҗәннәр дөньяда унау гына. Берсе Франция президенты хатынында. Миллиардер Дональд Трамп кызына бүләк иткән. Берсе сездә булачак. Карагыз, ничек килешә. Шушы зифа бармакка үлчәп эшләнгән диярсең. Барысы да канәгать кала. Сатучылар премия алачагына шатлана. «Папик»лар чираттагы сөяркәсенә үзләренең дәрәҗәсен күрсәтә. Сөяркәләрнең коллекциясе арта.

Алтын булган җирдә аянычлы хәлләр дә булгалый. Электән килә. Аляскага алтын юарга миллионнарча кеше киткән. «Алтын бизгәге» ничәмә язмышларны йомган. Ерак Көнчыгышта алтын приискаларында бик күп язмышлар юкка чыккан. Алтын булган җирдә бүген дә тыныч түгел. Кибетне таларга теләүчеләр очрый. Алтын сатып алучыларны гына түгел, сатучыларны да аздыра. Еш кына «2 + 1» дигән акцияләр оештыралар. Шарт буенча, ике бизәнгеч сатып алучыга, өченчесе бушлай бирелергә тиеш. Билгеле, бу хакта сатып алучының белмәве дә ихтимал. Мондый ачык авызлар комсыз сатучылар тозагына каба. Алар бүләк ителәсе бизәнгечне үзләренә алып кала.

Алтын кибетендә бөтен бизәнгечләрдән дә гүзәлрәк ханым эшли иде. Кияүгә чыкканына унбиш ел вакыт үтеп китсә дә, бүген дә кызлар кебек. Италия актрисасы Моника Беллуччи сыман, еллар үтү белән ул тагын да чибәрләнә генә сыман. Кибет таләбе буенча ак блузка, кара итәк, биек үкчәле кара туфли генә кисә дә, ул кибеткә кергән барлык хатыннардан, хәтта соңгы мода буенча киенгән яшь кызлардан да чибәррәк күренә. Бердәнбер кызы Диананы ике яшькә кадәр имезсә дә, күкрәкләре йомрылыгын югалтмаган. Йоп-йомры пар алмалармыни. Бал кортыныкыдай нәзек биленә, яшь каен кәүсәседәй төз аякларына сокланмаган кеше юк. Шулай да аның бөтен гүзәллек сере – күзләрендә. Яшелле-зәңгәр күзләрдә. Алар бер мизгелдә язгы үзән шикелле яшел, бервакыт күк йөзе сыман зәп-зәңгәр төскә керә. Ул күзләргә карасаң, төпсез диңгезгә чумасың да чыга алмыйсың. Күп кенә хатыннар, Ренатадан күзен алалмаган ирләрен кибеттән сөйрәп диярлек алып чыгып китә. Кайберләре, аның гүзәллегенә көнләшеп, әшәке сүз әйтүдән дә баш тартмый.

– Ничә сөяркәң бар синең? Я, әйт! Бу кадәр гүзәл буй-сын белән теләгән ир затын бармак бөгеп кенә чакырасыңдыр син. Минем иремә кагылып кара. Битеңне умырып төшерермен!

Рената мондый сүзләргә мут елмаеп кына куя. Күнегелгән. Гүзәллегенең бер сере дә юк. Ул күп кенә асыл затлар сыман диетада да утырмый, фитнес үзәгенә дә йөрми, кыйммәтле кремнар да сөртми. Күкрәкләренә силикон тутыру өчен операция өстәленә дә ятмады. Нәселе шундый. Әнисе мәрхүмә шундый чибәр булган. Чибәр булу беләнмени… Чибәр булып дөньяга килмә, бәхетле булып кил, дип юкка әйтмиләр шул.

Әшәке сүз әйткән, аңа көнләшеп караган хатыннар аның җан әрнүләрен белә микән? Аны өйдә атналар дәвамында айнымыйча яткан ир көткәнен берәрсе шәйлиме? Чүл уртасында үсүче гөлчәчәк ул. Инде икенче ай ир куенына керү түгел, җанын ачып сөйләшеп утырганы да юк. Бүген дә төнозыны йокы бирмәде. Өйдә «ак куяннар»ны куып йөрде. Ә баштагы мәлдә ничек иде: төнозыны куеныннан да чыгармыйча назлый иде. Ул чакта, вакытлыча фатирда гына яшәсәләр дә, авылга автобуста гына кайтып йөрсәләр дә, җир йөзендә алардан да бәхетле кеше юк иде. Фатир алырга акча булсын дип, Альмир Мурманскига вахтага эшкә урнашты. Көрәп акча ала башлады. Уфа үзәгендә өч бүлмәле фатир алдылар. Кызлары Диана туды. Түгәрәк дөньяга өр-яңа «Тойота Прадо» өстәлде. Рената декрет ялыннан чыккач, аның туган көненә машина бүләк итте Альмир. Дөньялары ал да гөлгә әйләнде. Мәхәббәтләре генә сүрелде.

Әнисе белән «Байлар да елый икән» дигән Мексика сериалын карап үсте Рената. Ике катлы йортта яшиләр. Һәммәсендә машина. Алтын-көмешкә төренгәннәр. Бәхетле булу өчен тагын нәрсә җитми икән боларга? Вәт, мин шундый йортта яшәсәм, шулай киенсәм, үземнең иномаркам булса, бәхет канатларында очып йөрер идем, дип уйлый иде Рената. Залда, аш бүлмәсендә телевизор куйдырды. Ашарга пешергән арада «Русский роман» каналыннан сериаллар карады. Анда барган сериалларда череп баеган гаиләләрнең рәхәткә чыдаша алмауларына аптырый иде. Бүген үзе шундый халәттә түгелме? Яшь чакта, кайда гына булсалар да, бергә булу юлын таптылар. Аулак урын очрау белән, сөеп-сөешү хәстәрен күрделәр. Ындырда, печәнлектә… Бабасының иске «Москвич»ының арткы урыны да аларны сыендырды. Туган көнгә баргач, берсе дә күрмәгәндә, юыну бүлмәсенә кереп чыкканнары әле дә хәтерендә. Уналты квадрат метрлы тулай торакта яшәделәр. Бишектә Диана йоклый иде. Читтән торып укыган икетуганнары аларда яшәде. Аңа идәнгә урын җәйделәр. Шундый кысык шартларда да тормышка зарланмадылар, мәхәббәт күмерен сүрелтмәделәр.

Ә хәзер? Житмеш мең сумга йокы караваты ясаттылар. Агачы – Канада чыршысыннан, читләре – буар елан тиресе белән бизәлгән. Ни аяныч, алар бу караватта Альмир белән ярсып сөешү урынына, арканы аркага терәшеп тә бик сирәк йоклыйлар. Альмир кайда исереп ава – шунда йоклап китә.

Әллә нәрсә булды шул Альмирга. Мурманскига йөри башлау белән үзгәрде. Алар бергә булганда да, Рената үзен түшәктә башка ир белән яткандай хис итте. Әйтерсең дә, ул Альмир куенында түгел иде. Ире дә, аңа башка хатынга кагылгандай кагылды. Гүя араларында тагын бер чит хатын бар. Шул мизгелләрдә оялып, шәрә тәнен юрган белән капларга ашыкты Рената. Тәне буенча еландай шуышкан иренең кулларын сугып төшерәсе, йокы бүлмәсеннән чыгып йөгерәсе килде. Юкка түгелдер.

Ренатаның беркайчан да хыянәт иткәне, бу хакта уйлаганы да юк. Яшь тәне өзгәләнеп ләззәт теләсә дә, гөнаһлы уй башына да килмәде. Ә тәкъдимнәр күп булды. Турыдан-туры, күзенә карап та әйттеләр. Бер депутат йөз мең сумлык бүләк җибәреп, кунакханәгә димләде. Барысыннан да баш тартты. Ул Альмирны гына ярата иде. Кияүгә дә байлыкка кызыгып чыкмады.

(Дәвамы бар.)