❄️🎅 Арча районында полиция хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны һәм Яңа Кенәр интернат мәктәбе укучыларын Яңа ел белән котладылар 🎁 Балаларга татлы бүләкләр тапшырылды, шулай ук: — законнарны үтәү, — кичке вакытта өйдә булу тәртибе, — мошенниклардан саклану, — бәйрәм көннәрендә куркынычсызлык турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Акция балаларга шатлык бүләк итеп кенә калмый, ә хокукый культура формалаштыруга да ярдәм итә.