«Кыш Бабай белән Кар кызы бу гаиләләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр: нык сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе теләделәр. Шулай ук, аларның якыннарының тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде диделәр. Бу очрашу гаиләләргә шатлык һәм өмет алып килде. Кыш бабай һәм Кар кызының моңлы җырулары, алар алып килгән бүләкләр аларның йөзләренә елмаю, күңелләренә җылылык өстәде», – дип сөйләделәр клуб хезмәткәрләре. Кыш Бабай һәм Кар кызы, үзләренең могҗизалы йогынтысы белән, бу гаиләләргә Яңа елның чын рухын, бергә булуның кадерен һәм якын кешеләрнең кайтуына булган өметне бүләк иттеләр. @tuganaylar_2002
Чистай районының Бахта авылында 🎅Кыш Бабай белән ❄️Кар кызы махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре янында булдылар
29 декабря 202529 дек 2025
~1 мин