Найти в Дзене
Саба таңнары

“Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар интернат – йорты”нда “ Яңа ел тамашасы

“Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар интернат – йорты”нда “ Яңа ел тамашасы”🎄 Югары Утар балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте. 🥳Бәйрәм актлар залында театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Бәйрәмебездә Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, Саба районы опека оешмасы җитәкчесе Фазылова Резеда Рөстәм кызы һәм Казан шәһәреннән килгән хәйриячеләребез кунак булды. Алар балаларны кыш бабай күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Чара бик күңелле узды. Барысы да канәгать калдылар",- дип уртаклашалар интернат хезмәткәрләре.

“Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар интернат – йорты”нда “ Яңа ел тамашасы”🎄

Югары Утар балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте.

🥳Бәйрәм актлар залында театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.

Бәйрәмебездә Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, Саба районы опека оешмасы җитәкчесе Фазылова Резеда Рөстәм кызы һәм Казан шәһәреннән килгән хәйриячеләребез кунак булды. Алар балаларны кыш бабай күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

Чара бик күңелле узды. Барысы да канәгать калдылар",- дип уртаклашалар интернат хезмәткәрләре.

-2
-3
-4
-5
-6
-7