Рәфкать ШАҺИЕВ19. (Ахыры.) Казан вокзалында аларны Нǝсимǝнең улы Булат каршы алды. Җыйнак кына кара сакал җибǝргǝн Булат, кай ягы белǝндер, Җǝлǝлетдингǝ охшап китте. Кунаклар шул хакта сөйлǝшеп, үзлǝре дǝ көлешеп алдылар. Чемоданнарын багажникка урнаштыргач, кузгалдылар. Әминжонның бер-ике тапкыр Казанны күргǝне булса да, Җǝлǝлетдиннең беренче генǝ килүе иде Гайшǝ ǝнисенең туган җиренǝ.
Казан вокзалында аларны Нǝсимǝнең улы Булат каршы алды. Җыйнак кына кара сакал җибǝргǝн Булат, кай ягы белǝндер, Җǝлǝлетдингǝ охшап китте. Кунаклар шул хакта сөйлǝшеп, үзлǝре дǝ көлешеп алдылар. Чемоданнарын багажникка урнаштыргач, кузгалдылар. Әминжонның бер-ике тапкыр Казанны күргǝне булса да, Җǝлǝлетдиннең беренче генǝ килүе иде Гайшǝ ǝнисенең туган җиренǝ. Сөйлǝшеп кайта торгач дүрт сǝгатьлек юл сизелмǝде дǝ. Булат таҗик туганнарының күп сүзлǝрен аңламады. Гайшǝнең теле алар белǝн сөйлǝшсǝ, күзлǝре туган җире белǝн серлǝшǝ иде. Туган ягындагы июнь гел башка: мондагы яшеллек, урманнар белǝн капланган таулар, җилǝкле уйсулыклар, чишмǝле инеш буйлары. Рәхимулла авырып киткәннән бирле Гайшǝнең кайтканы юк иде. Әллǝ озак кайтмый торганга, ǝллǝ Коръǝн табылу шатлыгыннан җанында аңлатып булмастай хислǝр кайный. Йǝ Аллаһ, үзең сабырлыклар бир, дип телǝде ул, авыз эченнǝн. Теге вакытта машина ǝрҗǝсенǝ утырып авылдан чыгып киткǝндǝге кебек иде Гайшǝнең җаны. Машина олы юлдан авылга борылды. Әле тагын ике чакрым керǝсе. Берǝү дǝ сөйлǝшми. Барысы да тын калып табигатькǝ хозурланып кайта. Җаннарында нилǝр кайнаганын һǝркем үзе генǝ белǝ иде. Асфальт юлның ике ягыннан ак күлмǝкле яшь каеннар Гайшǝгǝ каршы йөгерǝлǝр дǝ, узып китǝлǝр кебек. Яшьлек шулай йөгереп кенǝ узып китǝ шул, дип уйлап куйды ул. Иван тугаенда таллар да, Урыс тавындагы имǝнлек тә сирǝгәйгǝн икǝн... Һәркем үз уена чумып, тын гына барганда, Гайшә балалардай сөенеп кычкырып җибәрде: – И-и-и, карагыз ǝле, – диде ул Әминжон белǝн Җǝлǝлетдингǝ. – Чагыл тавына кайсыдыр бер Аллаһ бǝндǝсе ай ясап куйган, рǝхмǝт яугыры. Әбисенең, машина тǝрǝзǝсеннǝн чыгардай булып, тауларга карап барганын көзгедǝн күргǝч, Булат машинасының тизлеген ǝкренǝйтте. "Татар радиосы"нда салмак кына җыр агыла иде.
Татлы инеш, гел элекке килеш,
Элеккечә түгел без генә...
Тирǝн чокырны күтǝрелүгǝ авыл өстендǝ мǝчет манарасы күренде. – Әби, авылга кайдан керик? Мишǝр очыннанмы, ǝллǝ зират буеннан төшикме? – диде Булат, тагын да ǝкренǝя төшеп. – Мишǝр очыннан керик, улым. Монда ǝллǝ төшǝм, ǝллǝ юк ǝле. Ә зиратка, Аллаһы телǝсǝ, барыбер бармыйча булмас. Син ǝкрен генǝ бар, яме, – диде. Булат төймǝгǝ басып кына машинасының тǝрǝзǝсен төшерде. Нǝсимǝ, ǝнисенең төп йорты булган, үзе үскǝн урамга килен булып төшкǝн иде. Тора-бара яңа йорт җиткереп чыктылар. Шулай итеп, ǝнисе өчен якын булган җирлǝр аның өчен дǝ кадерле иде. Улы, кайтырга чыгабыз дип, телефоннан хǝбǝр итүгǝ, бөтен эчлǝре калтырый башлады. Моңа кадǝр ǝнисе кайтмый тормады юк исǝ. Бер дǝ болай дулкынланганын хәтерләми. Өйгǝ бер керде, бер чыкты Нǝсимǝ. Ире кичǝ үк мунчага су тутырып куйган иде. Бǝлешкǝ бǝрǝңгелǝр турап куйгач, мунча миченǝ ут тергезеп җибǝрде. Нǝсимǝгǝ башта вакыт бик акрын үтте. Ә телефоннан ǝнисенең тавышын ишеткǝч, кабалана башлады, өлгермǝс кебек тоелды. Машина капка төбенǝ килеп туктаганда мунча томаланган, шулпа кайнаган, бǝлеш мичкǝ тыгылган иде.
Булат, тиз генǝ машина ишеген ачып, ǝбисенǝ төшǝргǝ булышты. Гайшǝ эчен-тышын бер учка җыйды да өс-башын төзǝтте. Нǝсимǝ елый-елый ǝнисен иңнǝреннǝн кочып алды. – Балам минем, – диде Гайшǝ. – Балакаем. Ходай үземǝ гомер биргǝч, менǝ тагын күрешергǝ насыйп булды. Нǝсимǝ Әминжон һǝм Җǝлǝлетдин белǝн кул биреп күреште. – Әни, Әминжон абый, Җǝлǝлетдин, ǝйдǝгез, узыгыз. Улым, дǝш абыеңнарны, – дип Нǝсимǝ Булатка төртеп алды. Әминжон белǝн Җǝлǝлетдин, багажниктан зур-зур чемоданнарны, сумкаларны алып, Гайшǝ артыннан атладылар. Кереп йортка дога кылуга, Гайшǝ: – Кызым, инде дǝ хак булдымы, үзебезнең бүлǝкнең табылуы? – диде. – Хак, хак ǝни, менǝ, – дип Нǝсимǝ түрдǝге китап киштǝсенǝ үрелде. – Ашыкма, балам. Шул гомер биргǝн сабырлыкны, Аллаһ бүген генǝ бирми калмас. Тынычланыйм ǝле аз гына. Тǝһарǝтсез тотыну ярамас, Коръǝн бит ул, – диде Гайшǝ. Чǝйлǝр эчкǝннǝн соң, Булат абыйларын авылны күрсǝтергǝ алып чыгып китте. Нǝсимǝ исǝ, иртǝн генǝ Шарлыктан җыеп төшкǝн исле үлǝн суында каен себеркесен пешерде дǝ, ǝнисе белǝн мунчага җыендылар. – Кызым, Нǝсимǝ, син боларның барысын да иплǝп кенǝ салдыр инде. Юынганда җайсыз булыр, – дип кып-кызыл гранат төшедǝй ташлы йөзеген, Талибжон бүлǝк иткǝн алтын белǝзеген салып Нǝсимǝгǝ бирде. – Авыл мунчасы кызу була, алкалар белǝн муендагы гǝрәбǝне дǝ ычкындыр. Уралып, чǝбǝлǝнеп бетǝрлǝр. Болары Әдилә бәбекәемә, кызым. Каршы килми генǝ алып куй. Әйдǝ, хǝзер рǝхǝт итеп, чабынып мунча керик ǝле бер. Чǝч юарга катыгың бармы? – Бар, ничек инде катык булмасын ди. Әни, катык белǝн юам дисеңмени? Хǝзер бит ǝллǝ нинди яхшы шампуньнар бар, – диде Нǝсимǝ, бераз гаҗǝплǝнеп. – Кызым, чǝч өчен татар катыгыннан да яхшысы юк инде ул. Начар булса, безнең ǝбилǝр юмас иде. Берǝр касǝ ал ǝле, яме. "Кызым" дип ǝйткǝн саен, Гайшǝнең җанына ǝйтеп аңлата алмаслык рǝхǝтлек җǝелǝ. Әйтерсең ул, кызым дип ǝйтергǝ тилмергǝн еллары өчен ǝйтеп калырга ашыга иде. Нǝсимǝ ǝнисен бала юындырган кебек рǝхǝтлǝнеп, кинǝнеп юындырды. Алар кайткач, мунчага Әминжон белән Җǝлǝлетдин китте. Булат абыйларының хǝллǝрен белергǝ барганда, ǝнисе банкага ǝйран болгатып биреп җибǝрде.
Кичкǝ Нǝсимǝнең ире Илдус, шәһәрдә балалар хастаханәсендә эшләүче кызы Әдилә эштǝн кайттылар, туганнар җыелды. Апалары Гаҗилǝ белǝн Гамилǝнең балалары да килде. Инде яше сиксǝннең өстендǝ булса да, Минвǝлинең дǝ кечкенǝ апасын Әлмǝттǝн малае алып килгǝн иде. Уразайдан, Гайшǝнең кайтканын ишетеп, Минзилǝ, Әминǝ дǝ чыкканнар. Төп йорттагы күршелǝре Әзһәр белǝн Гүзәл дǝ килде. Әллǝ кайда, таулар илендǝге Рǝхимулла мөгаллим йортында башланып киткǝн бǝйрǝм Кичүчат авылында, Гайшǝнең кызы Нǝсимǝ белǝн кияве Илдус йортында дǝвам итǝ иде. Ишеклǝр тутырып ачып куелган. Өйдǝге шау-гөр килеп сөйлǝшкǝн-көлешкǝннǝр, су буена җǝелгǝн томан кебек, саркып кына урамга җǝелǝ. Нǝсимǝ бер басасы урынга биш басып, килгǝн һǝркемне сыйлый, шатлыгы эченǝ сыймый. – Менǝ, олы улым Әминжон, тегесе кечесе – Җǝлǝлетдин, шулар белǝн бергǝ яшǝп ятам инде, – дип елмайды Гайшǝ. Таҗик кояшы астында янган бит алмалары мунчадан соң, алсуланып, агарып киткǝн кебек тоелдылар. – Балам, Җǝлǝлетдин, менǝ бу чемоданны ач ǝле. Ирлǝр урамга чыгып киттелǝр. Гайшǝ чемоданнан өйдǝге һǝммǝ кешегǝ бүлǝк өлǝште. Кулына алгач, күз нурлары сеңсен дигǝндǝй һǝр бүлǝгенǝ карап сыпырды да, – Төсем булсын, – дип кулларына бирде һǝм аларның күзлǝренǝ карап, берара кулларын җибǝрми торды. – Апа, – диде, чират Минвǝлинең апасы Галиягǝ җиткǝч һǝм урыныннан торып, үзе аның янына килде. – Без синең белǝн мондагылар белмǝгǝн бик күп нǝрсǝлǝрне белǝбез. Төрле чаклар булды. Аллаһ үзе кичерсен. Аның рǝхмǝте чиксез, кодрǝте киң. Белмǝгǝн гөнаһларыбыз да җитǝрлектер. Аллаһ хозурына йөк төяп бармыйк. Мин синнǝн риза-бǝхил, апа. Менǝ бу күлмǝк җиңел дǝ, тǝнгǝ дǝ рǝхǝт. Киеп намаз укырсың. Җылы тǝнең дǝ тузсын. Гайшǝ иренең чалымнарын күрǝсе килеп Галиягǝ текǝлде. Тик, җанга якын бер генǝ сызык та тапмады. – Кит, юлǝр, бу тузганчы яшǝсǝң... – дип елмаеп куйды Галия. Аннан бераз дǝшми торгач, – Аллаһ сиңа ике дөнья рǝхǝтен насыйп итсен. Без күрсǝтмǝгǝн рǝхǝтне, Аллаһ сиңа җиде җир читенǝ илтеп күрсǝтте. Аллаһ разый булсын синнǝн, – диде. – Амин, – дип ул урынына барып утырды. – Кияү үзебезнеке, дигǝндǝй, сезнең белǝн балалар, иртǝгǝ иркенлǝп утырырбыз. – Әйдǝгез, иртǝгǝ яфрак бǝйрǝме түгел. Хуҗаларның иртǝн торасылары бар. Кунаклар да ял итсен. Гайшǝ, ǝле тагын күрешербез, Аллаһ телǝсǝ, – дип Әминǝ урыныннан торды. Хǝл белергǝ килүчелǝр ǝкрен генǝ таралышып беттелǝр. Өйдǝ өлкǝннǝрдǝн ире белǝн Нǝсимǝ, Әминжон белǝн Җǝлǝлетдин генǝ калган иде. Булат белән Әдилә, шыпырт кына, диван почмагына сеңделәр. – Кызым, китер. Аллаһка тапшырып...
Нǝсимǝ китап киштǝсеннǝн ак җитен намазлыкка төргǝн китапны алып ǝнисенǝ сузды. Өйдǝгелǝр, тын да алмый, ǝнилǝренǝ текǝлделǝр. Гайшǝ өчен, мизгел эчендǝ, берǝү дǝ калмады. Ул кулындагы намазлыкка карап тынсыз калды. Битенǝ якын ук китереп иснǝде дǝ, күкрǝгенǝ кысты. Әллǝ кайдан, җанының үзǝгеннǝн яндырып менгǝн төер бугазына тыгылды. Ул да булмады, күз алмаларының астын ǝчеттереп, ике бите буйлап яшьлǝре тǝгǝрǝде. Гайшǝгǝ сүз дǝшǝргǝ берǝү дǝ батырчылык итмǝде. Ул, саклык белǝн генǝ, намазлыкны сүтте. Кытыршы куллары белǝн озак кына китапның тышлыгын сыпырып торды. Бөтен гомере шушында иде бит аның: ǝнисе дǝ, Минвǝлие дǝ, Гадилǝ ǝнисе дǝ... Ә яшьлǝре акты да акты. Ирен читендǝге җыерчыгына җыела да, тып итеп Коръǝннең тышлыгына тама. Ул үзенең елаганын да белми иде кебек. Гайшǝ бер ялгышмыйча Коръǝннең ясин сүрǝсе язылган битен ачты. Ул, үз куллары белǝн язган язуларны күргǝннǝн соң гына, китапны япты. Янǝдǝн намазлыкка төрде. – Коръǝннǝн һǝм эштǝн аерылмагыз, балалар. Шул икесе бөтенесен бирǝ адǝм баласына. Шулар яшǝтǝ. Менǝ бит, Аллаһ яңадан шушы изге бүлǝген кулыма бирде. Гайшǝ үзе сөйлǝде, үзенең бер туктаусыз яше акты. Ул яшьлǝр җыерчыклары буйлап бөтен битенǝ таралдылар. Елаган саен җанының гына түгел, тǝненең дǝ җиңелǝя баруын тойды. Күзлǝре яктырып, тагын да нурланып киткǝн кебек булдылар. Вакыт шактый соң иде. Тик берǝү дǝ арыдым дип ятарга ашыкмады. – Гайшǝ ǝни, рөхсǝт итсǝң без дǝ күз салыйк ǝле, – диде Әминжон. – Сиңа гына түгел, ничǝ еллар буе безгǝ дǝ бǝхет биреп торган Коръǝн нинди икǝн ул? Гайшǝ намазлыгыннан алып Коръǝнне Әминжонга сузды. Җǝлǝлетдин дǝ китапка таба иелде. – Чын, нǝкъ Гайшǝ ǝни сөйлǝгǝн Коръǝн. Кара ǝле, Җǝлǝлетдин, китап читенǝ язган язулар да, ахыргы биттǝге исемлек тǝ шулай, – дип Җǝлǝлетдингǝ сузды. Яшьләр, үрелә-үрелә Коръәнне карадылар. – Гайшǝ ǝни, чиста чакта, ǝйдǝ, мин Аллаһка шөкер итеп шушы Коръǝнеңнǝн берǝр аять укыйм. Хуҗаларга да, юлдан кайтучы безлǝргǝ дǝ шифасы булыр, инша Аллаһ. Юлда кайтып чыннан да арылган иде. Нǝсимǝ кунак ирлǝргǝ урынны, салкынчарак булсын дип, верандага җǝйде. – Әни, сиңа менǝ монда, түр якка, җǝйдем. Тǝрǝзǝне япмасам төнлǝ салкынча булмасмы үзеңǝ? – диде Нǝсимǝ мендǝрлǝрне кабарткалап. – Юк, нишлǝп салкын булсын ди. Хǝзер озакламас, сандугач җыр башлар, Аллаһ боерса. Көннәре шул. – Синең белǝн ятыйм ǝле мин, ǝни? – дип Нǝсимǝ, кечкенǝ бала кебек, ǝнисенǝ карады. Нǝсимǝнең күзлǝре күл булган иде.
– Мин сиңа ǝйтергǝ генǝ кыймый тора идем, кызым. Әйдǝ, – дип көлеп җибǝрде Гайшǝ. Йокламадылар да бугай. Төне буе сөйлǝшеп яттылар. Кай арада гына күз йомып алганнардыр. Гайшǝ уянганда Нǝсимǝ урында юк иде. Өйдǝ дǝ хǝрǝкǝт сизелмǝде. Ул өслǝрен алмаштырып, башына яулыгын чөйде дǝ, ишек алдына чыкты. Нǝсимǝ бакчадан кереп килǝ иде. – Кызым, мин су буйларын ǝйлǝнеп меним ǝле, үзем генǝ, – диде Гайшǝ. – Югалтмагыз. – Ярар. Син инде, шулай да бик озак торма, яме. Гайшǝ капкадан чыккач, озак кына зират ягына карап торды. Элек үзе бер урман булып шаулап торган зират ничектер аязып, яктырып киткǝн кебек булды. Карт агачларын кисеп чистарткач, йөзǝр яшьлек наратлар гына утырып калган икǝн. Ә менǝ Чагыл тавы шул килеш. Чүрǝгǝй дǝ, Ташлы борын да үзгǝрмǝгǝн. Минвǝли белǝн печǝн чапкан таулар да урыннарында. Зур-зур йортлар калкып чыкса да, исле үлǝнне Шарлыктан диде бит Нǝсимǝ. Язгы һава төсендǝге зǝңгǝр чыпчык күзлǝре дǝ үсǝлǝрдер ǝле. Кояш җылысында җирдǝн күтǝрелгǝн татлы үлǝн ислǝренǝ кадǝр шул килеш. Су буена төшǝ торган тыкрык, койма буендагы кычытканнар, тал төбендǝге ǝрекмǝн яфраклары, инеш, тау астындагы Ташкое – һǝммǝсе элеккечǝ. Гайшǝнең колагында кичǝ юлда ишеткǝн җыр яңгырады.
Татлы инеш, гел элекке килеш,
Элеккечә түгел без генә...
Ә менǝ Талип таллары картайганнар. Коры кабык-сөяккǝ калып бөтенлǝй бөкрǝйгǝннǝр. Җир тарта күрǝсең, өчесе тиң аска иелгǝн. «Вакыт агай» белән «язмыш түтәй» аларны да җиргә игән. Гайшǝ кытыршы куллары белǝн сукмак кырыендагы карт талның ябалдашларын сыпырып куйды. Шулай булса да, ярны тотып торалар. Үзәкләре өзелсә дә, тамырлары нык күрǝсең. Туган җирлǝрендǝ хуҗа булып утыралар шул. Ә төплǝрендǝге ǝрекмǝн яфракларына тып та тып ǝллǝ бал тама, ǝллǝ... Гайшǝ кул аркасы белǝн күзлǝрен сөртеп алды. Я, кем ǝйтер могҗиза юк дип?! Көтте бит, бик көтте Гайшǝ бу көнне. Килǝсенǝ, буласына ышанып көтте. Өметен өзмǝде. Аллаһ ярдǝменнǝн ташламады. Шатлыкларына шөкер итеп, хǝсрǝтлǝренǝ сабыр итүчегǝ ǝҗерен бирми калмам, дигǝн бит. Мең шөкер. Өеп бирде аңа: сǝламǝтлек, кабаттан елый алу бǝхетен дǝ, ир хөрмǝтен, балалар рǝхмǝтен һǝм иман нигъмǝтен. Соңгысы бик күплǝр тоймый, татымый торган бǝхет. Анысын бөтен адǝм балаларына бирǝ, тик аны татырга сабырлыклары җитми күрǝсең... Аллаһының бǝндǝлǝргǝ бүлǝк итеп биргǝн, нǝсел җебен саклаган Коръǝне дǝ бүген янǝдǝн Гайшǝ кулында. Аның битлǝрен шатлык яшьлǝре юды. Кояш инде шактый күтǝрелгǝн. Озак тордым бугай дип, Гайшǝ кайту ягына борылды. Тǝнендǝ җиңеллек, җанында тынычлык иде аның.
***
Нǝсимǝ китап шкафының иң югары шүрлегеннǝн ак җитен намазлыкка төргǝн Коръәнне алды. Озак кына күкрǝгенǝ кысып торганнан соң, итǝгенǝ куеп, намазлыкны ачты. Кайчандыр ǝнисе такта чǝйдǝн калган ука белǝн почмаклап куйган ясин сурǝсе битен саклык белǝн генǝ ачты һǝм калтыранган кулы белǝн, китапның уң як кырына "28 нче июнь, 2012 ел. Әни үлде. Ясинны, Гайшǝ ǝниемǝ дип, Җǝлǝлетдин чыкты. Җеназаны Мисгать хǝзрǝт укыды" дип язып куйды. Нǝсимǝнең бите буйлап күз яшьлǝре тǝгǝрǝде. Табигатьтǝ, Талип талларыннан бал тамып торган, җǝй иде.