Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашыбызның тормыш иптәше Марита Калиева Әрдәгеш авылыннан Ясминәнең һәм Иске Балтачтан Екатерина белән Александрның Яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашыбызның тормыш иптәше Марита Калиева Әрдәгеш авылыннан Ясминәнең һәм Иске Балтачтан Екатерина белән Александрның Яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Марита Калиева нәниләргә җылы һәм ихлас теләкләрен җиткереп, бүләкләрне балаларның өйләренә илтеп тапшырды. Бу акция башкаларга да үрнәк булып, күңелләрдә игелек орлыклары чәчәргә этәргеч бирә. "Теләкләр чыршысы" акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Бергәләшеп күбрәк баланың Яңа ел хыялын тормышка ашыра алабыз!
Балтач районында "Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә
28 декабря 202528 дек 2025
~1 мин