Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Керәшеннәрнең бизәнү әйберләре

😍 💫Тамакса, муенҗака — икеөч рәт тәңкәләрдән торган һәм кызыл мәрҗән (коралл) белән бизәлгән көндәлек муен бизәгече. Аны, күбрәк, яшь кызлар таккан. 💫Түшлек, сакал бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Бай хатыннары түшлек өстеннән, хәтта, тамакса да бәйләгәннәр. 💫Муйтомар — өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, йөрәк яклап иң башыннан икенче як култык астына киелә торган киң тасма. Кама буенда яшәүче керәшеннәрдә аны дәвәт дип тә атаганнар. Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasennarnen-bizanu-aiberlare

Керәшеннәрнең бизәнү әйберләре😍

💫Тамакса, муенҗака — икеөч рәт тәңкәләрдән торган һәм кызыл мәрҗән (коралл) белән бизәлгән көндәлек муен бизәгече. Аны, күбрәк, яшь кызлар таккан.

💫Түшлек, сакал бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Бай хатыннары түшлек өстеннән, хәтта, тамакса да бәйләгәннәр.

💫Муйтомар — өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, йөрәк яклап иң башыннан икенче як култык астына киелә торган киң тасма. Кама буенда яшәүче керәшеннәрдә аны дәвәт дип тә атаганнар.

Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasennarnen-bizanu-aiberlare