«Таттранском» хуҗасы Пермь өлкәсендә һәлакәт вакытында һәлак булган Шәхси вертолетның егылу мизгелен шаһитлар төшергән. МЧС мәгълүматлары буенча, һәлакәттә миллионер, «Таттранском» эре транспорт компаниясен гамәлгә куючы Ильяс Гыймадетдинов һәлак булган. Икенче һәлак булучы-шул ук фирманың автомобиль колоннасы башлыгы Эльмир Коняков. Татар эстрадасы артисты Данир Сабиров әлеге фаҗигадан соң: Әле генә тетрәндергеч хәбәр килде… Татар халкы дип янып торган, Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүче дустым- Ильяс фаҗигале рәвештә һәлак булган... Милләт пәрвәре, туган авылы Үдиктә ел саен грандиоз сабан туйлар уздырган, көчле эшмәкәр, кунакчыл дус, моңлы тавышлы, төрле уен коралларында уйный алган бик акыллы, кешелекле һәм булдыклы егет иде! Гаиләсенә, якыннарына сабырлык... Урының оҗмах түрләрендә булсын дустым" 🫂🤲🏻- дип сөйли үзенең телеграм каналында. Фото:Жизньтатарстана телеграм каналыннан алынды