Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Георгий Ибушев — сүзләрдән пейзаж-картиналар иҗат итүче шагыйрь

💚 🌿Җаным синдә калды🌿 Синдә минем нәни эзем калды, Балачагым истәлеге булып. Бөтен булган матурлыгың җыеп, Күз карашым калды нурга тулып. Сиңа тамды иң беренче яшем, Тозлы тирем тамды йөрәгеңә. Тойдыңмы әллә сине сөйгәнемне, Бар моңыңны салдың күкрәгемә. Болыннарым калды, каеннарым, Сөн таулары калды сагыш булып, Тагын калды үзәнеңдә җырлап, Чәчәк кебек яшьлек онытылып. Үзем китсәм, синдә җаным калды, Кайтасымны белеп, бакчамда. Шул җан мине назлап каршы алды, Туган җирем, сиңа кайтканда. Мин сагындым сине, мин юксындым. Һәр сукмагың — күз алдымда тора. Биргән моңың шуңа — җырым булып, Гүзәллегең шигырь булып туа. Күбрәк шигырьләр 👈

Георгий Ибушев — сүзләрдән пейзаж-картиналар иҗат итүче шагыйрь💚

🌿Җаным синдә калды🌿

Синдә минем нәни эзем калды,

Балачагым истәлеге булып.

Бөтен булган матурлыгың җыеп,

Күз карашым калды нурга тулып.

Сиңа тамды иң беренче яшем,

Тозлы тирем тамды йөрәгеңә.

Тойдыңмы әллә сине сөйгәнемне,

Бар моңыңны салдың күкрәгемә.

Болыннарым калды, каеннарым,

Сөн таулары калды сагыш булып,

Тагын калды үзәнеңдә җырлап,

Чәчәк кебек яшьлек онытылып.

Үзем китсәм, синдә җаным калды,

Кайтасымны белеп, бакчамда.

Шул җан мине назлап каршы алды,

Туган җирем, сиңа кайтканда.

Мин сагындым сине, мин юксындым.

Һәр сукмагың — күз алдымда тора.

Биргән моңың шуңа — җырым булып,

Гүзәллегең шигырь булып туа.

Күбрәк шигырьләр 👈