✅ Хәзер MAX мессенджерындагы махсус чат-бот ярдәмендә язылып була. Моның өчен МАХ мессенджерында @rb_k_vrachu_bot ботын эшләтеп җибәрергә яки сылтама буенча узарга, СНИЛС һәм туган көн буенча идентификацияләнергә, табиб, белгечлек, дата һәм вакытны сайлап, кабул итүгә язылырга кирәк. ✅ Чат-ботка тәүлек буе кереп була, ул пациентка табибка язылырга яисә якыннарын яздырырга, нинди белгечләргә язылганлык турында мәгълүматны күрергә һәм бармаган очракта язылуны гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә. ✅ Шул ук вакытта табибка язылган барлык язмалар Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты, Башкортостанның Бердәм медицина порталы һәм “К врачу”мобиль кушымтасында да булачак.
📱 Хәзер табибларга МАХ кушымтасы аша да язылып була
7 января7 янв
~1 мин