Дөньяга Коткаручы килгәнне иң беренче көтүчеләр белеп ала. Аларга Пәрештә килеп сөенечле хәбәрне җиткерә. Арыу кыз Марияне Иосифка җәрәшкәч, бергә кушылмаган көе, Святый Тыннан булып, Мариянең йөкле икәнлеге беленгән. Иосиф Марияне аерып җибәрергә уйлаган. Ходай пяриштәсе төшендә күренеп, аңа болай дигән: “Әй, Давид улы Иосиф! Син хатының Марияне кабул кылып, үзеңдә тотарга курыкма, аның йөклелеге Святый Тыннан шул. Мария ул тудырыр. Син Аны Иисус дип атарсың. Ул үз халкын җазыкларыннан коткарыр”, – дигән. Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/rozhdestvo-kotkaruchybyz-iisus-khristos-tugan-kn