Ирек Вәлишин ул көннәрдә үзенә урын таба алмый. “Сиңа кагылмыйдыр ул”, – ди әнисе. “Без тиеш”, – дип җавап кайтара ир. 23 сентябрь көнне үзе хәрби комиссариатка барып повестка алып кайта. – Әни, миңа әзерләнергә бер сәгать вакыт бирделәр, – диде дә кул астындагы әйберләрен сумкага тутырып һәм Казанга чыгып та китте. Ул борчылганнарым. Яңгырлы, салкын көннәр. Аягында, өстендә юка, ничек киенеп чыгып киткән, шул килеш. Яшь егет булмаса да, барыбер бала бит, – диде Фирая ханым ул көннәрне искә төшереп. – Аннан инде ул Украина якларына юл тотты. Һәм әлегә кадәр шунда.