Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы гадәти форматта түгел, ә чыршы уенчыгы ясау буенча осталык дәресе итеп узды. Бу кичтә бакчада чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. ✨ Бу кич — хәтердә калырлык мизгел. Ә уенчыклар әле озак еллар чыршыны бизәп, балаларга бакчаны, дусларын һәм шушы җылы осталык дәресен искә төшереп торыр. Яңа ел — чыннан да, гаилә бәйрәме 💫 Арчаның икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Рәмзия Камалова, Рәмзия Шәвәлиева ХАТЫ