Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Һәр хезмәткәргә бары тик иң ихлас теләкләрен җиткереп, аларга барысына да профсоюз бүләкләре тапшырылды.🎁 Матур итеп шигырь сөйләүчеләр дә игътибарсыз калмадылар, аларга да күчтәнәче бар иде Кыш бабайның. Ахырдан аның тарафыннан киләсе 2026 ел якты, уңышлы, тыныч булсын дигән теләкләр җиткерелде.
🎅Кыш бабай безне бик ярата, ул безгә профсоюз бүләге тарата
24 декабря 202524 дек 2025
~1 мин