Тучыбай авылында максатчан программада катнашу мәсьәләсе буенча беренче җыен үтте. Һава шартлары тотрыксыз торуга, көчле буран булуга карамастан, халык авыл проблемаларына битараф түгел. Төрле буын тучыбайлылар билгеләнгән вакытка актив җыелды. — ППМИ - 2026 конкурсында катнашырга карар кылдык. Авылда хәл итәсе проблемалар бар. Аларны уртага салып киңәшләшеп, уртак бер фикергә килергә тиешбез. Бүгенге җыелуның асылы шуннан гыйбарәт, — диде авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров. "Аек авыл" проекты кысаларында җирле инициативаларга ярдәм итү программасының беренче җыелышы бик җанлы узды. Хәл итәсе проблемаларга килгәндә, урам юлларын, авылдагы суүткәргечне ремонтлау һәм башкалар бүгеннән хәл итүне сорый. Фикер алышуларда авыл старостасы Фәйзехан Яхин, авыл имамы Мәгъдән Әхтәмов катнашып үзләренең фикерләрен җиткерде. ППМИ нең халык өчен эшләгән программа икәнен халык аңлый. Җыелышта катнашкан Тучубай авылы халкы бертавыштан анда катнашу турында Карар кабул итте. Эльвира Зөлкарова, авыл би
Тучыбай авыл биләмәсе ППМИ-2026 программасында катнаша
23 декабря 202523 дек 2025
~1 мин