Найти в Дзене
Саба таңнары

1️⃣9️⃣ декабрь көнне, районыбызның күпкырлы спортчылары булган, Шарафеев Рөстәм Рәсүл улы һәм Абдуллин Айнур Айдар улы истәлегенә, районыбыз

яшьүсмер егетләре арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге өчен ярышлар оештырылды. Ярышны ачу тантанасында 4 номерлы зона-эзләү коткару отряды җитәкчесе Халиуллин Дамир Шагидулла улы, районда волейбол спорты үсешенә зур өлеш керткән, яшьләрнең остазы Сабиров Марс Нәкыйп улы, Айнурның әнисе Язилә ханым, тормыш иптәше Алинә, балалары,туганнары килгән иде. Алар икесе дә, районыбызда волейбол спортының үсешенә зур өлеш керттеләр. Алар уйнаган район җыелма командалары, Республика һәм район күләмендә, һәрвакыт призлы урыннар яулады, күп тапкырлар волейбол Федерациясе Президенты кубогы иясе булдылар. Сезнең арада да алар кебек оста уенчылар чыгар дип ышанып калам”,-диде. 🥇 урында Сабаның "Оникс", 🥈урында Тимершык, 🥉 урында Шәмәрдән командасы. Җиңүче командаларга грамоталар һәм ярышларда катнашкан һәр уенчыга акчалата бүләк тапшырылды.

1️⃣9️⃣ декабрь көнне, районыбызның күпкырлы спортчылары булган, Шарафеев Рөстәм Рәсүл улы һәм Абдуллин Айнур Айдар улы истәлегенә, районыбыз яшьүсмер егетләре арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге өчен ярышлар оештырылды.

Ярышны ачу тантанасында 4 номерлы зона-эзләү коткару отряды җитәкчесе Халиуллин Дамир Шагидулла улы, районда волейбол спорты үсешенә зур өлеш керткән, яшьләрнең остазы Сабиров Марс Нәкыйп улы, Айнурның әнисе Язилә ханым, тормыш иптәше Алинә, балалары,туганнары килгән иде.

Алар икесе дә, районыбызда волейбол спортының үсешенә зур өлеш керттеләр. Алар уйнаган район җыелма командалары, Республика һәм район күләмендә, һәрвакыт призлы урыннар яулады, күп тапкырлар волейбол Федерациясе Президенты кубогы иясе булдылар. Сезнең арада да алар кебек оста уенчылар чыгар дип ышанып калам”,-диде.

🥇 урында Сабаның "Оникс", 🥈урында Тимершык, 🥉 урында Шәмәрдән командасы. Җиңүче командаларга грамоталар һәм ярышларда катнашкан һәр уенчыга акчалата бүләк тапшырылды.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8