Найти в Дзене
Саба таңнары

🚙Правасызлар тагын бергә артты

🔹Җәмәгать судьясы Яңа Мичән авылында яшәүчене медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен транспорт чаралары белән идарә итүдән 1 елда 6 айга мәхрүм итте. Ул 18 ноябрь иртәсендә Тимершык авылы аша чит ил автомобиле белән үтеп барганда туктатыла. Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 12.26нчы статьясы 1нче өлеше нигезендә, вәкаләтле вазыйфаи затның исереклек торышына медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәүчегә карата күрелә торган чара аек булмаган йөртүчегә билгеләнгән җәзадан берни белән дә аерылмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүченең, чакыру җибәрелүгә карамастан, судка килмәве җәмәгать судьясы тарафыннан процессуаль хокукларны гамәлгә ашырудан баш тарту дип бәяләнде. 🔹Шулай итеп, ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүдән тыш, ул 45 мең сум күләмендә штрафка да тартылды. Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

🚙Правасызлар тагын бергә артты

🔹Җәмәгать судьясы Яңа Мичән авылында яшәүчене медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен транспорт чаралары белән идарә итүдән 1 елда 6 айга мәхрүм итте. Ул 18 ноябрь иртәсендә Тимершык авылы аша чит ил автомобиле белән үтеп барганда туктатыла. Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 12.26нчы статьясы 1нче өлеше нигезендә, вәкаләтле вазыйфаи затның исереклек торышына медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәүчегә карата күрелә торган чара аек булмаган йөртүчегә билгеләнгән җәзадан берни белән дә аерылмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүченең, чакыру җибәрелүгә карамастан, судка килмәве җәмәгать судьясы тарафыннан процессуаль хокукларны гамәлгә ашырудан баш тарту дип бәяләнде.

🔹Шулай итеп, ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүдән тыш, ул 45 мең сум күләмендә штрафка да тартылды.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.