Арчада яшәүче Гөлбәгъдә апа белән Харис абый Гакашиннарның бергә яши башлауларына — 55 ел. Тормыш юлы эш, тырышлык, сабырлык һәм үзара хөрмәт белән сугарылган. Харис абый — гомере буе эштә булган кеше: шофер, механизатор, хезмәт кешесе. Гөлбәгъдә апа — күпбалалы гаиләдә үскән, еллар буе почта тараткан, гаилә учагын саклаучы. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген дә балалары, туганнары, дус-күршеләре хәлләрен белеп тора. “Харис тормышны алып бара торган әйбәт кеше. Әйбәт булмаса, 55 ел бергә яши алмас идек”, — ди Гөлбәгъдә апа елмаеп. Җылы агач йорт, истәлекле фотолар, чылтырап торган телефоннар, сагынып сөйләшүләр… Шушы нурлы йортта исән-сау, тигезлектә яшәргә язсын! 🤍