Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🎆 Яңа ел алдыннан пиротехника: сак булыгыз

! 🎆 Яңа ел якынлашкан саен фейерверклар һәм петардаларга ихтыяҗ арта. Әмма шуны онытмагыз: бәхетсезлек очраклары еш кына сыйфатсыз продукция һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. 🔍 Нәрсәгә игътибар итәргә? ✔️ Һәр пиротехник әйбердә сертификат булырга тиеш ✔️ Рус телендә инструкция, җитештерүче, даталар күрсәтелгән булсын ✔️ Куллану алдыннан инструкцияне җентекләп укыгыз 🔥 Куркынычсызлык кагыйдәләре: — Фейерверкны ачык һавада гына кулланыгыз — Торак йортлардан ким дигәндә 50 метр ераклыкта — Балаларга куллану тыела — Кешеләргә һәм хайваннарга янган петарда ташламагыз — Эшләмәгән петарданы кабат кабызмагыз — Пиротехниканы сүтү, утта яндыру катгый тыела 🚫 Тыелган урыннар: Балконнарда, түбәләрдә, биналар эчендә, электр линияләре янында, кечкенә территорияләрдә, мәдәни мирас объектларында һәм яраклылык вакыты чыккан пиротехника куллану катгый тыела. 📞 Гадәттән тыш хәл булса: 01, 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз. ❗️Исегездә тотыгыз: пиротехника белән бәй

🎆 Яңа ел алдыннан пиротехника: сак булыгыз! 🎆

Яңа ел якынлашкан саен фейерверклар һәм петардаларга ихтыяҗ арта. Әмма шуны онытмагыз: бәхетсезлек очраклары еш кына сыйфатсыз продукция һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга.

🔍 Нәрсәгә игътибар итәргә?

✔️ Һәр пиротехник әйбердә сертификат булырга тиеш

✔️ Рус телендә инструкция, җитештерүче, даталар күрсәтелгән булсын

✔️ Куллану алдыннан инструкцияне җентекләп укыгыз

🔥 Куркынычсызлык кагыйдәләре:

— Фейерверкны ачык һавада гына кулланыгыз

— Торак йортлардан ким дигәндә 50 метр ераклыкта

— Балаларга куллану тыела

— Кешеләргә һәм хайваннарга янган петарда ташламагыз

— Эшләмәгән петарданы кабат кабызмагыз

— Пиротехниканы сүтү, утта яндыру катгый тыела

🚫 Тыелган урыннар:

Балконнарда, түбәләрдә, биналар эчендә, электр линияләре янында, кечкенә территорияләрдә, мәдәни мирас объектларында һәм яраклылык вакыты чыккан пиротехника куллану катгый тыела.

📞 Гадәттән тыш хәл булса:

01, 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.

❗️Исегездә тотыгыз: пиротехника белән бәйле бәхетсезлекләрнең күбесе җавапсызлык һәм ашыгычлык аркасында була.