Алтмыш ел элек Балтачка килеп шунда гомер кичергән, күп еллар Балтач районы ЗАГС бүлегендә эшләгән рус милләтле кыз бүген чатнатып татар телендә аралаша, гәзит, китаплар укый.
Калтасы районының Красный Холм авылында туып-үскән кыз Тамара Андреевна Шайбәкова, Уфа финанс техникумын тәмамлаганнан соң 1966 елның март аенда Балтач районына бюджет буенча инспектор итеп эшкә җибәрелә.
Бер якын кешесе, туганы булмаган чит, ят җирдә яшәүгә яраклашып китү җиел булмагандыр яшь белгечкә. Әмма ул сыната торганнардан булмый. Эшенә бирелгән белгечнең татар телен өйрәнергә теләге зур була. Алтмыш ел элек татар телендә бер сүз дә аңламаган Тамара Андреевна хәзер саф татар телендә иркен сөйләшә. Үзе кебек яшь кыз Любовь Карповна (фамилиясе онытылган) белән кайталар алар районга эшкә. Бер фатирга урнашып яши башлыйлар. Ахирәте дәүләт банкында хезмәт юлын башлый.
—Любовь белән өч ел эшлибез дә, китәбез, дип килдек Балтачка. Икебезгә дә татар телендә сөйләшкән хезмәттәшләребез көн дә унар сүз өйрәтәләр, ул сүзләрне язып биреп кайтаралар. Кайтып ул сүзләрне ятлыйбыз. Икебезгә бирелгән сүзләрне кушып ятлап егермешәр сүз өйрәнеп иртән эшкә киләбез һәм кызларга “имтихан” бирәбез. Шулай әкренләп өйрәндек татар телендә сөйләшергә, — ди.
Иске Балтач авылында Балтач килене украинка Евгения Бондарь белән ихлас аралаша Тамара Андреевна.
—Хәзер очрашканда онытылып китеп икебез дә үзара чатнатып татар телендә сөйләшәбез, — дип көлә.
Тамара Андреевна бай хезмәт юлы үтә Балтачта.
1967— 1973нче елларда ул ВЛКСМ райкомының исәп һәм финанслар секторы мөдире була. Биредә эшләгән елларда конференцияләр үткәрүләре, авылларга чыгып күчмә бюро утырышлары үткәрүләре, урта мәктәпләрдә комсомол сафларына кабул итүләрне әле дә хәтерли.
—Кышкы айларда ат чаналарына утырып зур авылларга йөри торган идек. Яшь комсомолларга комсомол билетларын тантаналы шартларда тапшырулар онытылмас хатирәләр булып саклана, — ди.
1973нче елның гыйнварыннан 1988нче елга кадәр Иске Балтач авыл Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли.
—Күп рәисләр белән эшләргә туры килде. Һәркайсын күңелемдә тик яхшы яктан гына искә алам. Килешеп, аңлашып эшләдек. Маһира Яппарова, Нурихан Садретдинов, Мәдехәт Шәрифҗанов, Лилия Мөхәмәдиева, Рафаэль Ульданов, Азат Борһанов, Өлфәт Исламовлар белән хезмәт салган елларымны әле дә сагынып искә алам, — ди Тамара Андреевна.
Кеше белән уртак тел табып эшли белгән, тәҗрибә туплап өлгергән ханымны 1988нче елның февралендә тагын да җаваплырак эшкә билгелиләр. 2001нче елның августына кадәр районның ЗАГС бүлеге мөдире була ул.
Кайда, нинди вазифада эшләсә дә, актив була һәм иҗади карашы уңышларга юл ача.
—Авыл Советы башкарма комитеты секретаре булып эшләгәндә законлы никахлар бездә дә теркәлә иде. Күп яшь парлар авыллардан да Иске Балтачка килеп никахларын тантаналы шартларда теркәттеләр. Унбиш ел эчендә 150дән артык бәхетле парны фатиха биреп тормыш юлына чыгардык, 200дән артык сабыйга туу турында таныклык тутырдык, — дип искә ала ул артта калган хезмәт елларын.
Туй тантаналарын әзерләгәндә калыпка салынган сценарийдан тыш төрле уеннар оештырып, җыр-бию, милли йолаларны кушып онытылмаслык итеп үткәрүгә зур көч сала. Гореф-гадәтләрне санлап, тормыш сынауларын үткәндә югалып калмаска өйрәткән уеннар биремнәрен уңышлы үтеп кулларына законлы никах таныклыгы алган парлар гомер иткәндә үз кыйблаларыннан тайпылмаганнар икән, монда Тамара Андреевна кебек үз эшенең остасының да роле зур, минемчә.
Ә үзәк район хастахнәсенең тудыру бүлегеннән яңа туган сабыйларны тантаналы чыгару барышында сабыйны тантаналы теркәү районның хатын-кызлар советы рәисе, баш табиб, акушерка, хәзрәт катнашлыгында үтә.
Мәхәббәтен Иске Балтачта очратып, бәхетен дә шунда тапкан Тамара Андреевна. Ахирәте Любовь Карповнаның алдагы язмышы Нефтекама шәһәре белән бәйләнсә, Тамара Фәрит Муллый улын очратып тормышка чыга. Утыз җиде ел каенанасы Хәлимә карчык белән яши.
—Әнкәй дип килеп кергәч каенанам мине бик яратты. Мин килен булып килгәндә үзәк район хастаханәсендә кастелянша булып эшли иде. Улларыбыз Рөстәм белән Финатны үстереште, — дип аны да рәхмәт белән искә ала Тамара Андреевна.
Тынгысыз, җаваплы хезмәтендә ару-талу белми эшли героем. Башкортстанның ЗАГСлар идарәлеге начальнигы Рәшидә Солтанова 2000нче елда районга килеп Тамара Шайбәкованың эш тәҗрибәсе белән таныша һәм башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек дип таба. Шул елда кешеләрне, эшен яратып, күңел салып башкарган Тамара Андреевна исеменә дәүләт бүләгенә документлар юллый. Һәм Русия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләклиләр аны. Утыз биш ел гомерен дәүләт хезмәте органнарындагы хезмәткә багышлаган Тамара Шайбәкова Русиянең хезмәт ветераны льготаларыннан файдалана. Аның шәхси архивында ВЛКСМ Өлкә комитеты, Иске Балтач авыл советы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары саклана.
Ул күптән хаклы ялда. Йортында, бакчасында эшләргә ярата. Күп төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чәчәкләр үстерә. Кош-кортлар асрый. Район гәзитен ел саен яздыра, укый. Утыз тугыз ел парлы гомер кичереп, фаҗигале очрак сөекле тормыш иптәшеннән мәңгегә аергач, күңел әрнүләрен, юагалту газапларын яраткан шөгыльләре ярдәмендә баса. Күршеләре белән ихлас аралаша.
—Утыз җиде ел ут күршеләр булып яшибез. Аның тормышы, яшәү рәвеше безгә олы үрнәк. Кирәк чакта төпле киңәшләрен бирә. Тормыш көткәндә Тамара Андеевна кебек кешеләр бик кирәк. Сәламәт булсын! — ди Венария Хәйдарова.
Ә Тамара Андреевна үзе язмышын Балтач районы белән бәйләвеннән, тормышы биредә узуынанан бик канәгать.