Рәфкать ШАҺИЕВ8 өлеш. – Кит юләр, өзлегерсең. Балаң булса да, бала гына бит үзең дә. Китеп тор әле читкә. Хәзер мин капканың бу ягына кертәм, ә син кызым капкаңны ябып куй. Өрергә иснәнеп йөрүче этләр әз түгел. Тешләргә дә күп сорамаслар. Шулай дигән иде Хәмит карт ул иртәдә. Кичкә, Минвәли эштән кайтуга, мотоциклында тырылдап лесник Инсаф килеп тә җитте.
– Кит юләр, өзлегерсең. Балаң булса да, бала гына бит үзең дә. Китеп тор әле читкә. Хәзер мин капканың бу ягына кертәм, ә син кызым капкаңны ябып куй. Өрергә иснәнеп йөрүче этләр әз түгел. Тешләргә дә күп сорамаслар. Шулай дигән иде Хәмит карт ул иртәдә. Кичкә, Минвәли эштән кайтуга, мотоциклында тырылдап лесник Инсаф килеп тә җитте. Ишек алдына икәү бергә керделәр. Тик, имәннең и хәрефе дә юк иде алар ишек алдында. Күрше бабаң белән, янып-пешеп, бәрәңге бакчасы ызанына кадәр ташып куйганнар иде. – Кызым син иренмә әле, теге йолкыган алабуталарыңны шушы ызанга салып чык, – дип бәрәңге бакчасы аша гына үзләренә чыгып китте. Инсаф китүгә, ашап та тормыйча, шунда баз куышы артында гына үлчәп кистеләр. Ул имәнне кискәндә чыккан ачкылтым татлы ис! Шул чак, Миневәли Гайшәгә: "Мондый тәмле исле имән безнең Урыс тавында гына үсә. Иснәп кара әле юри генә", дип дымсу кызыллы-сарылы пычкы чүбен учына алып Гайшәгә сузды. "М-м-м" диде ул күзләрен йомып, әлеге иснең тәмен бөтен күзәнәге белән тоярга тырышып. "Чыннан да тәмле. Беләсеңме нәрсә исе бу? Иртәнге кояш тау битендәге үләннәрне кыздыра да, кояш кичкә авышып имән күләгәсендә хәл алгач, алардан шушындый ачкылтым баллы ис тарала", диде Гайшә һәм күзләрен тутырып иренә карады. Минвәли исә, хатынын беренче тапкыр күргәндәгедәй, авызын ачып, соклануын яшермичә Гайшәгә карап тора иде. Икебез дә бер авылныкы булгач бигрәк әйбәт инде: миңа якын әйбер сиңа таныш, син яраткан нәрсә миңа үз, диде ул. Иске авыздан яңа сүз, икән дип, Гайшә көлеп җибәрде. Минвәлие имәннәрне юнышып, ярып әзерләгәч бергәләп тезгәннәр иде баз өстенә. Гайшәсез эшли алмый иде аның Минвәлие. Минвәлие эшли генә алмый иде ансыз, ә Гайшәгә менә, эшләргǝ генә түгел, Минвәлисез яшәргә дә кирәк. – Кирәк шул, – дигән үз тавышына Гайшә үзе сискәнеп китте. Ул карашын тауларга юнәлтте. Чүрәгәй, Сәлимә тау итәкләреннән, Хөсәен кулы арасыннан җәйләрен никадәрле җиләк, көзләрен капчык-капчык чикләвек, балан җыялар иде алар Минвәлие белән. Күпме утын әзерләделәр алар бергә, күпме печән чаптылар. Гайшә үзе урманга карады, ә үзе урманны түгел, Чүрәгәй чишмәсенә иелеп, торбадан агып торган салкын суда арыш ипиен бүрттереп ашаучы Минвәлине күрде. Ипидән сытылып чыккан чишмә суының ияк чокырына җыелып, тып та тып тамганына кадәр ишеткән кебек булды. Аллага шөкер, бүгенгә кадәргесе бушка узмаган, сагынып искә алыр нәрсәм бар. Ходайның язганы шулдыр. Гайшә өенә керде. Нәсимәсе көне буе уйнап, вак-төякне эшләп арый күрәсен, кинәнеп таралып йоклап ята. Әнисе мәрхүмә: "Теге дөньяда йокы булмый икән. Адәм баласы, дөньялыкта бер бик тәмле нәрсә бар иде дип, шуны сагыныр икән", дип сөйли торган иде. Шөкер, кечкенә булса да, Нәсимәсе дә эшкә ярый башлады инде хәзер. Ярар, йокласын рәхәтләнеп.
Казларны Нуриәхмәт тыкрыгыннан гына озатыйм да, әти янына барып килим инде булмаса, дип Гайшә капкасын ачып казларын чыгарды. Тыкрыктан Әминә чыгып килә иде. Гайшә тукталып аны көтеп алды. – Мин, ялкау, әле яңа казларны чыгардым. Син инде, эшеңне бетереп, каядыр барырга да чыккансың, – диде Гайшә, Әминәнең кулындагы сумкасына ымлап. – Бетә инде, Хәтирә карчык эшләп куйгач, – дип сузды Әминә, иҗекли-иҗекли, калын тавышы белән. – Менә Чупайга барып кайтыйм дигән идем, абыстайның хәлен белергә. Алайса, һәр көнне эштән кайтып керүгә, һаман бер сүз. – Әйдә алайса, мин дә әтиләргә чыгып керим дигән идем. Аларга кадәр булса да утыртып барам үзеңне, – дип көлде Гайшә. – Шулай итмичә дә булмас. Ачыдан гына Мәмәткә барырмын да, таш карьерына баручы берәр машина булыр бәлки. – Ярар кызый, исән-сау барып кайт. Анда карьерга эшкә килүче берәр егет алып калмасын тагын үзеңне, – дип елмаеп, Гайшә әтиләренә таба борылды. – Ыхы, алып киткәннәр ди. Әминә кирәк ди. Хәтирә карчык нишли аннары?! – дип рәхәтләнеп көлде Әминә. Кара зәңгәргә ак борчаклар төшкән гармун итәкле күлмәге Әминәнең тыгыз тәненә сыланып, килешеп тора иде. Ул балтырлар! Биллǝреннǝн узып киткǝн чәч. Шушындый малга да ия табылмагач инде... Әминә Ачы тыкрыгына кереп күздән югалды. Гайшә кергәндә Закирә апасы өйдә юк иде. Әтисе келәт ишеге төбендә иске чиләкләрне төпләп утыра. Ул шулай, төшкән төпләрен, я тимер чыбык белән эләктереп куя, я тимер чыбыктан иләк итеп төп куя. Аннан соң көзен бакчада бәрәңге чүпләгәндә бик җайлы, балчыгы-туфрагы коела, ә бәрәңгең чиләктә. – Нихәл, әти. Әллә үзең генәме? – дип Гайшә әтисе янына утырды. – Ник нужаланып утырасың инде, чиләгегез юк кеше кебек. Ул итәкләрен тарткалап, аякларын каплабрак куйды. – Закирә апа кайда соң әле? – Әллә Шакирәләргә барып кайтам дидеме шунда. Әле бая гына киткән иде. Тукта, ник монда утырабыз соң, әйдә өйгә керик, – дип әтисе урыныннан тора башлады. – Монда гына утырыйк әле, әти, көне бигрәк матур, – диде ул, як-ягына каранып. Кайсы баштан, ничек итеп башларга да белми иде Гайшә сүзне. Әти дә булсын, үз баласының җанында ниләр актарылганын белмәсен дә ди. Гайшә капкадан күренүгә үк Хөсәеннең йөрәге чымырдап китте. Кызы мәми авыз булмаса да, күзләрендә ниндидер, гадәти булмаган, тәвәккәллек чагыла иде. Әтисе кызының күзләренә карады. – Әти, бик зур гозер белән килдем мин сиңа. Гайшә тирән итеп тын алды да, карашын капка ягына юнәлтте. Аннан тавышын акрынайта төшеп: – Син, әти, каршы килмә. Мин Әкълимә апалар белән читкә китәм. Рәнҗи генә күрмә яме, – диде дә, әтисенең җилкәсенә башын салып биленнән кочып алды. – Монда, тол хатын булып, нахакка яман ат күтәргәнче... Илдә чыпчык үлми. Эштән курыкмыйм. Ходай җан биргәнгә җүн бирермен дигән. Китмә дип үгетләмә генә. Мин шулай карар кылдым.
Әти кеше йон оекбашына кыстырган чалбар балагына ябышкан тигәнәкне алып ташлады да, тигәнәк ыргагы тартып чыгарган җепне бөтергәләп: – Кендегең күптән миннән киселгән булса да, бала шул син миңа, кызым. Аллага шөкер, өчегезнең берегез йөземә кызыллык китермәде, әниегезнең исеменә тап төшермәде. Язмыш сиңа толлык ачысын язган икән, әҗерен бирми калмас. Ходай бит күтәрә алган кадәр генә бирәм, дип әйткән ди, Шәкерт абзый. Шулай булгач, мин ни әйтим инде. Башсыз бала түгел, үзең хәл кылгансың бит. Димәк, шулай дөрес дип санагансың. Тик бер генә үтенечем – Нәсимәне калдырып тор. Барып урнашкач, күз күрер. Калдырып китү авыр булса да, барып урнашу җиңелрәк булыр. Кул арасына керә башлады, безгә дә иптәш – булышчы дигәндәй. Ә йорт җиреңне нишләтергә дисең? Әтисе төпләгән, рәтләгән чиләкләрен берсе эченә икенчесен кидереп, сарай стенасына каккан ыргакка элеп куйды. – Нәсимәмне калсын дисеңме, әти? Ничек түзәрмен икән соң? Бөтен карап торганым шул бит. Бу йөрәк ничекләр түзәр икән? Чөгендер түгел бит анда, – диде Гайшә яргаланган бармак битләренә карап. Бугазына авырттырып төер тыгылды. Ни йотылмый, ни елатмый шул төер дигәннәре. Гайшә дә утырган җиреннән торды. – Ә син минем йөрәк урынына чөгендер такканнар дип уйлыйсың инде? Атаңның йөрәге бер дә әрнеми, бер дә сызланмый дисеңме, синең бәргәләнгәнеңне күреп? Хөсәен киндер алъяпкычын салып аны чиләкләре янына элеп куйды да: – Өйгә керик әле, кызым. Кешеләрне куандырып ишек алды уртасында мескенләнеп тормыйк. Кереп сөйләшик. Әйдә, чәй куеп җибәрерсең. Гайшәнең китәргә җыенуын белми дә калдылар. Дошманнарны куандырмыйм, якыннарны борчуга салмыйм дип, алдан әйберләрен дә алып кайтмады әтисе йортына. Китәргә билетлар алып кайткач кына, Әкълимәнең энесе Әзһәр белǝн, бик кирәк вак-төякләрне алып кайтты. Алары да шул бер бирнә сандыгына сыеп бетте. – Әзһәр, син калганнарны әти белән алып кайтырсың инде, ярыймы, – диде Гайшә, сандыгын өйгә керткәндә. Әзһәр күршесенең сүзләрен ишетмәгәндәй: – Син чыннан да шулай, авылны ташлап, китәргә булдыңмы? – диде. – Юк, авылны ташлап китмим мин, Әзһәр. Бишектәге авылдашымнан башлап ләхеттәге якыннарыма кадәр, хәтта Хафиз тыкрыгындагы кычытканга, Шарлыктагы исле үләннәргә кадәр, җаныма салып, үзем белән алып китәм. Җыясы ризыгы йөртә бит адәм баласын. Туфрагым моннан булса, кайтырмын, Алла теләсә. Тәкъдиргә язганы булыр, – диде. – Син гел Вәсилә абыстайга әйләнгәнсең, – дип Әзһәр, иелеп аягына кигән җиреннән күтәрелеп, күршесенә карады. Түзмәс, елап җибәрер дип уйлаган иде ул. Тик Гайшәнең күзендә сыңар яшь тамчысы да юк иде. – Әй Әзһәр, әйләнмим дисәң дә, язмыш әйләндерә икән ул. Шундый да итеп әйләндерә икән... Зырылдап торасың. Тик, иң мөһиме, әйләнеп туктагач егылып китмәскә дә, кыйблаңны бутамаска.
Гайшәнең тыгыз күкрәкләре авыр тын алганын сиздереп күтәрелделәр дә, өзек-өзек тын алганнан соң, җай гына калтыранып куйдылар. Күзеннән яшь чыкмаса да җаны сулыгып-сулыгып елый иде. Эх, күзеннән яше дә чыкса, җиңелрәк булыр иде дә бит. Юк шул. Ул Әзһәргә арты белән борылып басты. Чибәр җиңгиләр турыннан зират каеннары күренеп тора икән. Гайшәнең моңа кадәр бер дә игътибарлаганы юк иде. Бигрәк матур. Әзһәр исә, бер алма өзеп алды да, шатырдатып ашый-ашый капкадан чыгып китте. Кичке ашны, күңелле генә сөйләшә-сөйләшә ашадылар. Гайшә ул-бу сиздермәде, күңелсезләнергә урын калдырмады. Аллаһтан сабырлык сорый, ул бирǝ. Шулай булуына кайчакларда үзе дә аптырап китә. Шундый булып тугандырмы, яши-яши шундыйга әйләнгәндерме. Синең хәсрәтең кемгә хаҗәт. Җанындагысын җилгә җилгәреп йөри торган булмады Гайшә. Яшь булса да, җор теле, акыллы киңәше белән, кешеләрнең җанында өмет уты кабыза белде. Бүген дә эчендә ниләр кайнаганын өйдәгеләргә белдерәсе килмәде. Ашап эчкәннән соң, бик олы эш башларга җыенгандай, озаклап юынып керде Гайшә. Аннан эчке якка кереп, шактый гына кыршылган чемоданына сандыгыннан әйберләрен күчерә башлады. Анда бер кирәк әйбер юк кебек: әнисенең төсе итеп саклап тота торган күлмәге, Миневәлие кырып алган кызының беренче чәче, иренең күлмәге... Тик болар Гайшә өчен бик тә кадерле, якты сагышка уралган истәлекләр. Ә иң изгесе – бүләк, әнисенең ядкаре булган ак киндер намазлыкка төрелгǝн Коръәне. Ул иң кирәк нәрсәләрен генә алырга тырышты. Аларның һәркайсын шундый итеп сыйпап яратып чемоданына сала барды, телләре булса бер җылы сүз әйтми түзмәсләр иде. Бөтен әйберләрен таслап ипләп тутырганнан соң, Гайшә суккан ак намазлыкка төргән Коръәнен кулына алды. Аннан, җай гына, әйберләр өстенә куеп намазлыгын сүтеп җибәрде. Шактый кыршылган, таушалган инде. Кытыршы тышлыгы әтисенең кулларын хәтерләтсә, җылылыгы әнисеннән күчкән аңа. Гайшә китапны алды да, күзләрен йомып күкрәгенә кысты. Андагы җылылыктан борчылган җанына тынычлык иңгәндәй булды. Иреннәре ирексездән дога пышылдады. Гайшә, уйларына чумып, Нәсимәнең шыпырт кына үзе янына килеп чүгәләгәнен сизми дә калган икән. Кызы, әнисенә ияреп, дога кул күтәргән иде. – Әни, ә син мине калдырып китәсеңме? – дип Нәсимә, балаларга хас булмаганча, сагыш тулы күзләрен мөлдерәтеп әнисенә карады. – Юк, кызым, юк. Әзрәк кенә торам да, сиңа матур күлмәкләр алгач кайтам. Аннан соң бергә китәрбез, – диде Гайшә, кызының чәчләреннән сыйпап. – Мин сине кызым гел кояш көлеп торган илгә алып китәрмен. Без бик бәхетле яшәрбез, әйеме?! – Ә монда кояш елап торамы? – Юк, юк кызым, еламый. Туган җирдә кояш елый димени?!
Моңа кадәр ничек төрелгән булса, Гайшә Коръәнен шулай төреп иң өскә куйды да, көлә-көлә кызын кочаклап битләреннән, муеннарыннан үпте. Гел генә елап утырып булмый бит. Авызындагы кара канын кеше алдында төкермәскә күнекте инде ул. Кызы алдында бигрәк тә. Хәсрәт белән кешене шаккаттырып булмый. Күтәрмәстәй йөкне бирми ул Ходай. Язганын гына бирә. – Кызым, әйдә, булыш әле миңа. Син бит инде хәзер зур кыз. Менә боларны ипләп куй да, ябыйк. Ятсыннар шунда безгә бәхет теләп. Нәсимә шап итеп чемодан капкачын япкач, Гайшә сакланып кына бикләрен эләктереп карават астына этеп куйды. – Ятарга җыенмыйсыз ахры сез. Иртәгә Гашүрә бәйрәме түгел, ут яндырып утырмагыз. Ятыгыз инде, – диде Закирә алар янына узып тормыйча. Чырт итте дә, ут сүнде. Әтисенең, үз алдына сөйләнгән кебек кенә итеп, "Ярар, сиңа нәрсәгә соң?! Ятарлар. Нишләргә икәнен үзе белә торгандыр, бала-чага түгел", дигәне ишетелде. – Пес итәсең килмиме, кызым? Әйдә тышка чыгып керик тә, без дә ятыйк, – дип, идән тактасын шыгырдатмаска тырышып, әкрен генә чыгып киттеләр. Йокылы саташулы үтте Гайшәнең төне. Әллә кемнәрне күреп бетерде төшендә. Шулай булса да кәефсез уянмады йокыдан. "Урыс улап, татар юрап китерә" дип, ни күрсә дә хәерлегә юрарга күнекте ул. Иртән өчәү бергә утырып чәй эчкәч, Гайшә: – Закирә апа, әле киткәнче шактый вакыт бар. Казан астына гына ягып су җылытсак юасы олырак әйберләреңне юып китәр идем мин, – дип табыннан алдарак торган Закирәгә дәште. – Кирәкмәс иде инде, Гайшә. Юлга да җыенасың бар, – дисә дә Закирә, – хәзер ут тергезеп җибәрим әле алайса, – дип тиз генә утынлыкка чыгып китте. – Мин инешкә генә төшеп менәм, – дип ишеккә борылган Гайшәне әтисенең сүзләре туктатты. – Бу сиңа кирәкме, кызым? – диде Хөсәен, тәрәзәдән урамга караган килеш. – Нәрсә? – диде Гайшә бусагада тукталып. Ул да әтисенә карый алмады, башын аска игән иде.
– Безнең пычракны чистарту. Ике апаңның берсенә дә кирәкмәгәнне, бер син өзгәләнәсең. Синең үз мәшәкатең дә баштан ашкан бит, балакаем. Эшнең бетәсе юк аның. Утырыйк әле икәү сөйләшеп, – дип, әтисе борылып кызына карады. Әтисенең күзләренә күтәрелеп караган иде, Гайшәнең тәннәре калтыранып китте. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. "Җебемә, Гайшә, диде ул үзенә. Әтиеңне кызгансаң, сыгылма". – И-и-и, әти! Эш бетмәсен инде. Аннан нишләрбез, – дип бөтен өй эчен балкытып елмайды да, әтисе янына караватка килеп утырды. Кызын кочаклаган кебек итеп, әтисен үзенә таба тартып кочты да: – Әти, бүтән алай димә. Синең пычрак – минем пычрак ул. Мин юган күлмәкне киеп, кул җылымны тоеп йөрерсең. Мин бит синең төпчегең. Ник малай булмадым икән мин, әти?! Бер кая китми, сезне тәрбияләп, сезнең белән генә яшәр идем, иеме? – дип көлеп кытыршы битләреннән сыйпап куйды. – Апаларга син рәнҗемә. Һәркемнең үз тормышы, үз тәртибе. Ә без синең белән бергә бик күпне күрдек бит, әти. Исән булыйк әле, безнең урамда да бәйрәм булыр, – диде дә, күзен кысып, әтисенең борын очын бармагы белән югары чөеп ишеккә юнәлде. Ишектǝ Закирә белән чак кына маңгайга-маңгай бәрелмәделәр. – Син булган суларны салып ут куеп җибәрә тор, мин хәзер, – дип Гайшә чыгып китте.
Тагын нәрсәләр эшләнми кала икән, дип уйлады ул, судан кайтканда, күңеле белән бөтен авылны урап. Һәр йорт капкасына тукталды Гайшә. Апалары озатырга килерләр, килми калмаслар. Ә менә Мәгъшук Мәхтүмәсенә барып килмичә ярамас. Гайшә мунча баскычында керләрне юып бетергәндә, күзләрен уа-уа, кызы Нәсимә дә торып чыкты. – Кызым, Нәсимә, әйдә, чәй эчәбез, – дип аның артыннан Закирә күренде. – Мин әни белән эчәм, – диде Нәсимә борынын җыерып. – Әниеңнең эше бар бит. Кая әле, кызым белән икәү эчик без, әбисе. Минем кызым елагын калдырып килде бит безгә. Хәзер зур бит инде ул, – дип сөйләнеп, бакча яктан бабасы күренде. Бабасын күргәч Нәсимәнең авызы ерылды. Баскычта басып аларны күзәтеп торган Закирәне дә ияртеп, өйгә кереп киттеләр.
Керләрен чайкап элгәннән соң, Гайшә кичә сандык актарганда кырыйга гына куйган француз яулыгын, почтальон Миңниса китергән "Хезмәт байрагы" гәҗитенә төрде дә, Мәхтүмә карчыкка китте. Кайдан чыккандыр, француз яулыгы имеш. Бала юрганы кадәр бу кызыл яулыкка борма-борма ап-ак татар бизәкләре төшкән югыйсә. И Аллам, башыңдагы яулыгың да үзеңнеке булмагач соң... Гайшә, Мәсәлим тыкрыгыннан урамга чыгуга, Мәхтүмә карчык капка төбендә ике җиңел машина күрде. Вакытсызрак килдем бугай, дип уйлады ул. Тик, килеп җиткәнче, машиналарның берсе кузгалып та китте. Гайшә ишек тоткасына үрелгән генә иде, ишектә алты-җиде яшьлек малай иярткән яшь хатын, аның артыннан Мәхтүмә карчык үзе күренде. – Нихәл, Мәхтүмә астай, – диде Гайшә артка чигенеп. – Кунакларың бар икән. – Китәләр инде. Малаен алып килгән. Самарадан ди.
(Дәвамы бар.)