Найти в Дзене

🎄 Тернәкләндерү үзәге филиалында бәйрәм тантанасы узды

🎅 Бүген Иске Балтач тернәкләндерү үзәге филиалында чын мәгънәсендә могҗизалы вакыйга – тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Бу көн балалар өчен генә түгел, ә аларның иң якын кешеләре өчен дә күңелле мизгелләр бүләк итте. ✅ Яңа ел – ул һәрвакыт өметләр, хыяллар һәм могҗизалар вакыты. Һәм тернәкләндерү үзәге бу көнне балалар өчен чын әкияткә әверелдерде. Зал купшы чыршы, энҗедәй бизәкләр, төрле төстәге гирляндалар белән бизәлгән, ә һәрбер баланың йөзендә шатлык нурлары балкып торды. ✅ Бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы иде. Биредәге филиал хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тамашада балалар төрле әкият персонажлары белән кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда, җыр-биюләрдә катнаштылар. Бергәләшеп әкият илендә сәгать укларын эзләп, Карсылуны коткардылар. ✅ Тулырак – сайтта.

🎄 Тернәкләндерү үзәге филиалында бәйрәм тантанасы узды

🎅 Бүген Иске Балтач тернәкләндерү үзәге филиалында чын мәгънәсендә могҗизалы вакыйга – тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Бу көн балалар өчен генә түгел, ә аларның иң якын кешеләре өчен дә күңелле мизгелләр бүләк итте.

✅ Яңа ел – ул һәрвакыт өметләр, хыяллар һәм могҗизалар вакыты. Һәм тернәкләндерү үзәге бу көнне балалар өчен чын әкияткә әверелдерде. Зал купшы чыршы, энҗедәй бизәкләр, төрле төстәге гирляндалар белән бизәлгән, ә һәрбер баланың йөзендә шатлык нурлары балкып торды.

✅ Бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы иде. Биредәге филиал хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тамашада балалар төрле әкият персонажлары белән кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда, җыр-биюләрдә катнаштылар. Бергәләшеп әкият илендә сәгать укларын эзләп, Карсылуны коткардылар.

✅ Тулырак – сайтта.