Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

“Балтач таңнары”на язылып син дә бүләк от

Абунәчеләр арасында үткәрелгән “Атна саен бүләк” уенының чираттагы тиражында уйнатылган бүләкләр Иске Балтач, Анновка авылларына юлланды. Уенда катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта. Бүгенге көнгә аларның саны йөздән якынлашты. Арада еллык, редакцион подпискаларны сайлаучылар да бар. Уенның кагыйдәләре үтә дә гади. Гәзиткә язылып квитанция күчермәсен редакциягә китереп теркәтергә генә кирәк. Тик бер шарт бар. Уенда яртыеллык һәм еллык подписка рәсмиләштергән абунәчеләр генә катнаша ала. Чираттагы уенда Иске Балтач авылындагы сәүдә ноктасының бүләк сертификатлары уйнатылды. Өч абунәчегә бәхет елмайды. Анновка авылыннан 95 яшьлек Фәтхлислам Нуриев, Иске Балтач авылыннан Айрат Маликов (еллык подписка), Илсөяр Садрова бүләк иясе булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм редакциядә көтеп калабыз. Ә сез гәзиткә язылдыгызмы әле? Юк икән, язылыгыз һәм уенда катнашыгыз! Бүләкләр саны чикләнгән.

“Балтач таңнары”на язылып син дә бүләк от.

Абунәчеләр арасында үткәрелгән “Атна саен бүләк” уенының чираттагы тиражында уйнатылган бүләкләр Иске Балтач, Анновка авылларына юлланды.

Уенда катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта. Бүгенге көнгә аларның саны йөздән якынлашты. Арада еллык, редакцион подпискаларны сайлаучылар да бар. Уенның кагыйдәләре үтә дә гади. Гәзиткә язылып квитанция күчермәсен редакциягә китереп теркәтергә генә кирәк. Тик бер шарт бар. Уенда яртыеллык һәм еллык подписка рәсмиләштергән абунәчеләр генә катнаша ала.

Чираттагы уенда Иске Балтач авылындагы сәүдә ноктасының бүләк сертификатлары уйнатылды. Өч абунәчегә бәхет елмайды. Анновка авылыннан 95 яшьлек Фәтхлислам Нуриев, Иске Балтач авылыннан Айрат Маликов (еллык подписка), Илсөяр Садрова бүләк иясе булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм редакциядә көтеп калабыз. Ә сез гәзиткә язылдыгызмы әле? Юк икән, язылыгыз һәм уенда катнашыгыз! Бүләкләр саны чикләнгән.