Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтачта террорчылыкка каршы семинар – киңәшмә үтте

Мәктәп мохитендә экстремизм, терроризм һәм деструктив тәртип чагылышларына каршы тору системасының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә М.Акмулла исемендәге БДПУның террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча Координация үзәге оештыруында үтте. Советлар Союзы Герое У. Шакиров исемендәге1нче Иске Балтач урта мәктәбе базасында узган җитди чарада Балтач, Борай, Аскын, Тәтешле районнары вәкилләре, район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре, 1нче Иске Балтач урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары катнашты. Семинарда катнашучыларны сәламләп М.Акмулла исемендәге БДПУның террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча Координация үзәге директоры Илһам Хәбибуллин чыгыш ясады. 2023нче елның февралендә Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән М. Акмулла исемендәге югары уку йорты базасында булдырылган террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча Координация үзәгенең нинди эшләр башкаруы турында кыска видеоролик тәкъдим ителде.

Мәктәп мохитендә экстремизм, терроризм һәм деструктив тәртип чагылышларына каршы тору системасының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә М.Акмулла исемендәге БДПУның террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча Координация үзәге оештыруында үтте.

Советлар Союзы Герое У. Шакиров исемендәге1нче Иске Балтач урта мәктәбе базасында узган җитди чарада Балтач, Борай, Аскын, Тәтешле районнары вәкилләре, район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре, 1нче Иске Балтач урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары катнашты.

Семинарда катнашучыларны сәламләп М.Акмулла исемендәге БДПУның террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча Координация үзәге директоры Илһам Хәбибуллин чыгыш ясады. 2023нче елның февралендә Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән М. Акмулла исемендәге югары уку йорты базасында булдырылган террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча Координация үзәгенең нинди эшләр башкаруы турында кыска видеоролик тәкъдим ителде.

Райондагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе эшен оештыру белгече Айгөл Хәмәтнурова районда террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору, балалар һәм үсмерләрне патриотик рухта трбияләү чаралары турында сөйләде.

Профессор, биология фәннәре докторы, клиник психолог, нейропсихолог Эльвира Шәяхмәтова "Яшүсмерләрне террорчылык төркемнәренә җәлеп итүдән ничек сакларга: ата-аналарга киңәшләр" темасына чыгыш ясады. М.Акмулла исемендәге БДПУның террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору буенча координация үзәгенең әйдәп баручы белгече Азамат Насыйров мәктәп мохитендә экстремизм һәм террорчылык күренешләренә каршы торуның нәтиҗәле системасын формалаштыру турында сөйләде.

Белгечләр үзләренең чыгышын видеороликлар ярдәмендә озатты.

Бала ни өчен ялгыш юлга баса?

Бүген террорчылык, экстремизм турында күп сөйләнә. Бала, үсмер чакта хата, ялгыш адым тиз ясала. Әмма аннан котылу өчен озак вакыт кирәк. Чарада катнашучылар үзләренең практикасыннан мисаллар китереп сөйләде. Балалар, үсмерләр башкалар алдында текә күренергә, аерылып торырга теләп, яки акча эшләү исәбе белән төрле төркемнәргә барып эләгәләр. Моңа юл куймас өчен бала белән ата-аналар бер-берсен аңлап эш итәргә тиешләр. Балага ышанып караган гаиләләрдә кире күренешләр сирәгрәк күзәтелә. Педагогия университетында бишенче курста укыган студент бер мәлне тирәннән тарих (Бөек Ватан тсугышы тарихы) белән ныклап кызыксына башлый. Ата-анасы, укытучылары моңа сөенә. Вакыт үтә. Ә студентның бүлмәсендә фашизм свастикасын күргәч, барысы да аңлашыла...

Балалар, үсмерләр күп вакытларын телефонда, компьютер артында үткәрә.

Ни өчен үсмер хәвеф зонасына эләгә?

Үсмер бик тиз үсеп китә һәм ул ата-анасы игътибарыннан читтә кала. Террорчылыкка нинди юллар белән җәлеп итәләр?

Беренчедән, баланы (үсемрне) ышандыралар, алдыйлар, төрле әдәбият тәкъдим итәләр, идеологик яктан эшкәртәләр, зомбилаштыралар, мәҗбүр итәләр. Бала шундый мохиткә эләккән икән, ул үзен тупас тота, үзенә йомыла.

Мондый күренешкә юл куймас өчен алдан профилактик чаралар үткәрергә, бала (үсмер) белән аралашырга, аның кызыксынуларын күзәтеп торырга кирәк.

Семинар-киңәшмәдә катнашкан укучылар терроризмның куркынычлыгы, аннан саклану чаралары турында мәгълүмат алып кына калмадылар, террорчылык куркынычын ничек урап узарга мөмкинлеге турында аңлатма да алдылар.