Республикада яңа ел алдыннан ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмауга юнәлдерелгән «Чыршы» ведомствоара операциясе старт алды. Татарстан Республикасында традицион ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик операциясе башланды. Аның төп максаты - Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан төбәк урманнарында яшь ылыс агачларын саклау. «Экологик иминлек» милли проекты бурычларына туры килә торган чара 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров хәбәр иткәнчә, республикада урманнарда көчәйтелгән патрульлек оештырылган. Мобиль төркемнәр эшли, аларның составына дәүләт урман инспекторлары һәм эчке эшләр министрлыгының җирле органнары хезмәткәрләре керә. Кануннарның үтәлешен күзәтү тәүлек буе диярлек алып барыла. Айрат Әхмәров халыкка яңа ел чыршыларын товарга кирәкле документлар булган рәсми сату пунктларында гына аңлы рәвештә сатып алырга өндәде. Ул урман байлыкларын саклау буенча уртак тырышлыкның мөһимлеген ас