Иске Балтач авылында яшәүче үзмәшгуль Лилия Фазылбаковага үз эшен башларга дәүләт ярдәме булышлык иткән. Лилия һәм Денис Фазылбаковлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Алар барысы да балигъ булмаган яшьтә. Оста куллы, матурлыкка гашыйк Лилия Фәгыйть кызы әлегә кадәр фанерадан төрле сувенирлар эшли, үзенең күз явын алырлык эшләре белән район күргәзмәләрендә актив катнаша иде. Камиллеккә омтылган ханым шөгылен тагын да киңәйтергә теләп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алды. Аны алуның төп шарты — гаиләнең аз тәэмин ителгән категориягә керүе. 350 мең сум күләмендә күрсәтелгән дәүләт ярдәменә Лилия Фазылбакова агач эшкәртү станоклары сатып алды. —Хәзер өемдә карама, имән, лиственница агачларыннан кухня такталары, менажницалар эшлим. Халыктан заказлар кабул итәм. Эшләремне төрле күргәзмәләргә дә чыгарачакмын. Үземә күрсәтелгән дәүләт ярдәме өчен бик рәхмәтлемен, — ди Лилия Фазылбакова.
Балтач эшкуары агачтан сувенирлар җитештерә
16 декабря 202516 дек 2025
~1 мин