📍Хуҗа Хәсән мәктәбендә хәйрия акциясе узды. Ел саен үткәрелә торган хәйрия инициативасы кысаларында, Хуҗа Хәсән 🏫мәктәбенең педагогик коллективы, мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел бүләкләре җыюны оештырдылар. Берничә атна дәвамында канцелярия кирәк-яраклары, уенчыклар һәм кием-салымнары җыйдылар. Бүләкләрне яшь армиячеләр һәм беренчеләр хәрәкәте активистлары матур итеп пакетларга төрделәр🎁 Әлеге хәйрия акциясенең максаты – балалар йортынлагыларга социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук аларда бәйрәм кәефе булдыру🙏❤️ @tuganaylar_2002