Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Хәерле иртә

! ТЕЛӘК (Ә. Атнабаев) Бир син миңа, язмыш, барсын да бир: Көндез — кояш, төндә аен бир, Борма-борма барыр юлымны бир, Юл читендә ап-ак каен бир, Кайгырырга кара кайгымны бир, Шатланырга якты шатлык бир, Иң яраткан авыр эшемне бир Һәм эшемә карап кашык бир. Җылы язлар, усал кышлар бир, Кышлардан да усал дуслар бир. Дусларымның кадерен белер өчен Дусларымнан күбрәк дошман бир. Гомер буе янып-көяр өчен Мәхәббәт бир... Бүген бирәлмасаң, Иртәгә бир — көтәрмен. Тик берсен дә ярым-ярты бирмә, | Бөтенләйгә бир син — бөтенен.

Хәерле иртә!

ТЕЛӘК (Ә. Атнабаев)

Бир син миңа, язмыш, барсын да бир:

Көндез — кояш, төндә аен бир,

Борма-борма барыр юлымны бир,

Юл читендә ап-ак каен бир,

Кайгырырга кара кайгымны бир,

Шатланырга якты шатлык бир,

Иң яраткан авыр эшемне бир

Һәм эшемә карап кашык бир.

Җылы язлар, усал кышлар бир,

Кышлардан да усал дуслар бир.

Дусларымның кадерен белер өчен

Дусларымнан күбрәк дошман бир.

Гомер буе янып-көяр өчен

Мәхәббәт бир... Бүген бирәлмасаң,

Иртәгә бир — көтәрмен.

Тик берсен дә ярым-ярты бирмә, |

Бөтенләйгә бир син — бөтенен.