Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студенты Айнур Исламов “БР Иң яхшы эретеп ябыштыручы-студенты” бәйгесендә катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Айнур Исламов— Урта Елга авылы егете. Авыл җирендә яшәгәнлектән кечкенә вакытыннан эшкә өйрәнеп үсә. Әтисенә ияреп бал кортлары карый, бу өлкәдә дә ул шактый тәҗрибәгә ия. Айнур Автомобильләр ремонтлау һәм хезмәтләндерү мастер һөнәрен үзләштерә. Икенче курста укый. Укуда бары тик яхшы билгеләргә өләшә. Тырыш, максатчан егет, диләр аның хакта остазлары. Мастер Айдар Нартдинов кулы астында шушы бәйгедә катнашкан ул. Тырышкан— тапкан, ташка кадак каккан, диләр. Айнур да һәрвакыт камилләшү, алга бару юлында булсын. Рифина ГАЛИЕВА.
Айнур Исламов үзен эретеп ябыштыру эшендә сыный
26 декабря 202526 дек 2025
~1 мин