Иске Балтач 2 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәмнәре матур чара рәвешендә үткәрелде. Яңа ел-ул матур әкият тылсымы һәм могҗиза көтү вакыты. Балаларының иң яраткан, күптән көтелгән, шатлыклы һәм күңелгә хуш килгән бәйрәмнәрнең берсе. Иске Балтач 2 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары Яңа ел тантанасын беренчеләрдән булып уздырдылар. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Бәхетле балалар Яңа ел маҗараларының бәйрәм мохитенә чумдылар. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чыршы тирәсендә күңелле җырлар, дәртле биюләр, әйлән-бәйлән уйнап, тылсымлы бәйрәм башланды. Бүләксез нинди бәйрәм? Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы яраткан балаларына искиткеч бүләкләр бүләк иттеләр. Бәйрәм искиткеч укучыларыбызга шатлык һәм рәхәтлек китерде. Гөлгенә МУСИНА.