Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтач укучылары Уфада узган Республика Яңа ел бәйрәмендә кунак булдылар

Республика Яңа ел чыршысында катнашу – балаларның ел буена көтеп алынган иң матур хыялы ул. Быел да бу зур бүләккә лаеклы кандидатлар уку алдынгылары, фән олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары арасыннан сайлап алынды. Әтиләре СВО да булган укучылар да шушы бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары сафында булшдылар. Безнең районнан 3 укучы әлеге тамашадан чагу тәэссоратлар белән кайтты. Тамашада катнашкан меңнән артык бала арасында райондашларыбызның да булуы шатлыклы хәл. Укуычыларны Шәвъяды мәктәбенең советнигы Ленария Ханова озатып барган. Сәйтәк урта мәкәбенең 6 сыйныф укучысы Ильмаз Рәхмәтуллин, Шәвъяды мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Анастасия Сайфуллина һәм Түбән Сикияз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алина Гыйльметдиновалар катанашты. Әйтергә кирәк, Ильмаз белән Анастасиянең әтиләре СВО яугирләре.

Балтач укучылары Уфада узган Республика Яңа ел бәйрәмендә кунак булдылар

Республика Яңа ел чыршысында катнашу – балаларның ел буена көтеп алынган иң матур хыялы ул. Быел да бу зур бүләккә лаеклы кандидатлар уку алдынгылары, фән олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары арасыннан сайлап алынды. Әтиләре СВО да булган укучылар да шушы бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары сафында булшдылар. Безнең районнан 3 укучы әлеге тамашадан чагу тәэссоратлар белән кайтты.

Тамашада катнашкан меңнән артык бала арасында райондашларыбызның да булуы шатлыклы хәл. Укуычыларны Шәвъяды мәктәбенең советнигы Ленария Ханова озатып барган.

Сәйтәк урта мәкәбенең 6 сыйныф укучысы Ильмаз Рәхмәтуллин, Шәвъяды мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Анастасия Сайфуллина һәм Түбән Сикияз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алина Гыйльметдиновалар катанашты. Әйтергә кирәк, Ильмаз белән Анастасиянең әтиләре СВО яугирләре.