Бүген, 26 декабрь көнне, Балтач бистәсендә үзәк чыршы ачу тантанасы узачак. Шул уңайдан, иртәнге 07:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Балтач бистәсенең түбәндәге юл участоклары вакытлыча ябылачак: Космонавтлар һәм Ленин урамнары киселеше; Чехов һәм Ленин урамнары киселеше; Гарифуллин һәм Ленин урамнары киселеше; Такташ һәм Ленин урамнары киселеше; Школьная һәм Ленин урамнары киселеше; Советская һәм Ленин урамнары киселеше; Нариман һәм Чехов урамнары киселеше. Бу чорда Нариман урамында ике яклы хәрәкәт оештырылачак.
❗❗❗Балтач бистәсендә үзәк чыршы ачу тантанасы вакытында юллар ябыла
26 декабря 202526 дек 2025
~1 мин