Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🎄 Арчада район башлыгы чыршы бәйрәме узды

 ✨ Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме узды. Чарага сәләтле балалар, уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, җәмәгать эшләре активистлары, сәнгать һәм спортта уңышлар яулаучылар чакырылды. 🎭 Балаларны әкият геройлары каршы алды. 🎤 Тантаналы өлештә Алмаз Хисаметдинов балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, уңышлар теләде: «Җиңүләр артында һәрвакыт зур хезмәт, тырышлык тора. Тукталып калмагыз, максатларыгызга таба атлагыз», – диде ул. 🎶 Соңыннан балаларны чын Яңа ел тамашасы көтте. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән, “Могҗиза көткәндә” әсәре буенча куелган музыкаль спектакль җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә танылган бию коллективлары һәм яшь җырчылар чыгыш ясады. 🎁 Бәйрәм матур итеп бизәлгән чыршы янында дәвам итте, һәр бала Кыш бабай бүләген алды. @arskmedia.ru

🎄 Арчада район башлыгы чыршы бәйрәме узды ✨

Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме узды. Чарага сәләтле балалар, уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, җәмәгать эшләре активистлары, сәнгать һәм спортта уңышлар яулаучылар чакырылды.

🎭 Балаларны әкият геройлары каршы алды.

🎤 Тантаналы өлештә Алмаз Хисаметдинов балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, уңышлар теләде:

«Җиңүләр артында һәрвакыт зур хезмәт, тырышлык тора. Тукталып калмагыз, максатларыгызга таба атлагыз», – диде ул.

🎶 Соңыннан балаларны чын Яңа ел тамашасы көтте. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән, “Могҗиза көткәндә” әсәре буенча куелган музыкаль спектакль җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә танылган бию коллективлары һәм яшь җырчылар чыгыш ясады.

🎁 Бәйрәм матур итеп бизәлгән чыршы янында дәвам итте, һәр бала Кыш бабай бүләген алды.

@arskmedia.ru

-2
-3
-4
-5