Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Диана Шакирова милли орнаментлы чыршы уенчыклары ясый

Диана Шакирова ясаган милли орнаментлы уенчыклар матур, кабатланмас һәм үзенчәлекле. Алар халкыбызның рухын, мәхәббәтен үзенә туплаган. Яңа ел алдыннан төркемдәшләребез, сез дә мондый чыршы уенчыклары ясап карагыз әле Татарстанның Арча районында яшәүче милли рухлы Диана Шакирова сәләтле гүзәл затларның берсе. Диана һөнәре буенча инглиз теле укытучысы. Чит телләрне яратып үзләштерсә дә, туган теле, аның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән горурлана. Татар артистларының чыгышларын яратып карый. Кул эшләре белән яратып шөгыльләнә. Күптән түгел Диана ясаган татар орнаментлы чыршы уенчыклары ясый башлаган, без дә шушы уенчыкларына тап булдык. Бик матур, үзенчәлекле эш. Билгеле булуынча, орнаментлар гасырлар буена халкыбызның рухын, мәхәббәтен үзенә туплаган. Диана шул милли мирасыбызны таратуда кечкенә булса да, үз өлешен кертә. —Минем танышларым арасында кул эше осталары күп. Әлеге вакытта декрет ялында булган хезмәттәшем татар стилендә бизәнү әйберләре ясый, икенчесе татар орнаменты

Диана Шакирова ясаган милли орнаментлы уенчыклар матур, кабатланмас һәм үзенчәлекле. Алар халкыбызның рухын, мәхәббәтен үзенә туплаган. Яңа ел алдыннан төркемдәшләребез, сез дә мондый чыршы уенчыклары ясап карагыз әле

Татарстанның Арча районында яшәүче милли рухлы Диана Шакирова сәләтле гүзәл затларның берсе.

Диана һөнәре буенча инглиз теле укытучысы. Чит телләрне яратып үзләштерсә дә, туган теле, аның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән горурлана. Татар артистларының чыгышларын яратып карый.

Кул эшләре белән яратып шөгыльләнә. Күптән түгел Диана ясаган татар орнаментлы чыршы уенчыклары ясый башлаган, без дә шушы уенчыкларына тап булдык. Бик матур, үзенчәлекле эш.

Билгеле булуынча, орнаментлар гасырлар буена халкыбызның рухын, мәхәббәтен үзенә туплаган. Диана шул милли мирасыбызны таратуда кечкенә булса да, үз өлешен кертә.

—Минем танышларым арасында кул эше осталары күп. Әлеге вакытта декрет ялында булган хезмәттәшем татар стилендә бизәнү әйберләре ясый, икенчесе татар орнаменты кулланып күннән сумка, акча янчыклары тегә. Бер студенткам бисердан бик матур әйберләр ясый. Кем өчендер бу эшләр хобби, кемдер шуның белән акча эшли. Ничек кенә булмасын, мине оста куллы кешеләр уратып алган, — ди Диана Шакирова.

Афариннан башка сүз юк, калганнар да Диана артыннан бәлки иярер.