Рәфкать ШАҺИЕВ.15. Һǝр ел Җиңү бǝйрǝме көнне укучыларга Сталинград сугышында күргǝннǝрен сөйли торган туксан яшьлек Имомали ǝкǝнең дүрт малае белǝн ике оныгы ǝрǝм булды. Мин ниместǝ дǝ бу кадǝр ерткычлыкны күрмǝдем дип, комлы кабер туфрагын төя-төя елады ǝкǝ. Тик гомере бетмǝгǝч, хǝсрǝттǝн генǝ үлеп булмый шул: акылын җуйды, тик ǝҗǝл дигǝнең генǝ һаман килмǝде. Гайшǝ намаз саен Аллаһка ялварды, һǝр баласы өчен кан калтырап яшǝде ул көннǝрдǝ. Аллаһның кодрǝте киң, Баһодоры яраланса да исǝн калды.
Һǝр ел Җиңү бǝйрǝме көнне укучыларга Сталинград сугышында күргǝннǝрен сөйли торган туксан яшьлек Имомали ǝкǝнең дүрт малае белǝн ике оныгы ǝрǝм булды. Мин ниместǝ дǝ бу кадǝр ерткычлыкны күрмǝдем дип, комлы кабер туфрагын төя-төя елады ǝкǝ. Тик гомере бетмǝгǝч, хǝсрǝттǝн генǝ үлеп булмый шул: акылын җуйды, тик ǝҗǝл дигǝнең генǝ һаман килмǝде. Гайшǝ намаз саен Аллаһка ялварды, һǝр баласы өчен кан калтырап яшǝде ул көннǝрдǝ. Аллаһның кодрǝте киң, Баһодоры яраланса да исǝн калды. Колхозда эшǝп йөргǝн урысы, татары, дала җилендǝ тǝгǝрǝгǝн дөя чǝнечкесе кебек, туган якларына китү ягын карадылар. Әкълимǝ дǝ балалары белǝн туган якларга кайтып китте.
Имеш, хәзер, Рәсәй чит ил була, чикләрне ябалар да, кайтып-китеп йөрү бетә икән диделәр. Халык шулай, тузгытып ташлаган умарта күче кебек, гөж килде. Гайшә күңеле белән ышанып җитмәсә дә, күзе белән күргәннәре куркыныч иде шул. Ел саен, бөтен нәсел-ыруына җитәрлек күчтәнәчләрен төяп, авылга кайта торган Гайшә чит илдә шулай бүленеп калса? Ә Нәсимәсе? Ул тынычлыгын югалтты. Инде, олыгайган көнендә, Әкълимәнең китүе дә янган йөрәген тагын да дөрләтеп җибәрде. Аңа китәргә җиңелрәк. Торган җирләре монда булса да, балаларының да туган җире татар иле шул, дип уйлады Гайшә. Ә аныкыларның кендек каны монда тамган. Ахыр чиктә, Аллаһ язмаган эш булмас дип, бар булмышын Аллаһка тапшырды. Бүтән бу хакта уйлап, җанын алгысытмады. – Ак күлмǝк киеп, ǝллǝ кем булып, гомер буе бездǝн аерылып яшǝдең. Татар хатыны имеш... Бездǝн кай җирең артык соң? Синекелǝр күптǝн китеп беттелǝр бит. Кит син, – диде беркөнне, гомер буе күрше булып яшǝгǝн Сайра. – Сайра, минекелǝр, Аллага шөкер, барысы да монда. Синнǝн сорап килмǝдем, китǝргǝ булса да синнǝн сорамам. Күлмǝгемдǝ дǝ синең эшең булмасын. Син йөр, балагы чуклы, төбе б...лы ыштаныңны җилфердǝтеп. Гайшǝ дǝ тел яшерүдǝн узган иде инде. Талибжон мǝрхүм, "Арада борын булмаса, күзләр дә чукышыр иде", дияргǝ ярата иде. Менǝ ничек була икǝн ул "күзлǝр" чукышу. Хǝзер чын-чынлап төшенде. Чукысалар да калды Гайшǝ. Китү турында башына да китермǝде. Теге талпынган вакытта киткǝн булса бер хǝл, дөньялар болайга болгангач, юк инде. Никадǝрле бала, онык. Шуларны ташлап ничек китмǝк кирǝк. Туй узган, тун тузган хǝзер. Яшǝлгǝнне тибеп түгеп булмый. Бер Ходай бар. Шулай уйлады Гайшǝ.
Сугышлар тынды. Тыннарны өтеп ала торган җǝй килде. Басуларны ǝллǝ ни эшкǝртеп булмаганлыктан тормышлар авыраеп калды. Гайшǝнең бөтен өмете йортта калган Җǝлǝлетдиндǝ иде. Фǝйзулланы, Әминжон белǝн Хушназарны да дǝшеп, бергǝлǝп киңǝш-табыш иттелǝр. Баһодорга үзе барып килде. Шулай, бар булганны җыйнаштырып, ǝзрǝк бǝрǝңгедер, сугандыр утырттылар. Гайшǝ ике ыруны бер итеп, Талибжон белǝн Рǝхимулла балаларын бергә җыйды. Кайбер көннǝрдǝ үзе, кипкǝн өрекне суда җебетеп, шуның белǝн генǝ тора иде. Шǝһǝрдǝгелǝрнең тормышы да җиңел түгел. Шулай да Рухшон да, Рөстǝмжон да ярдǝмнǝн ташламадылар. Шахнозасы шǝһǝрдǝн алып кайткан күчтǝнǝчлǝрне, аз булса да, ике йортка бүлде. Нǝсимǝ ничǝ тапкыр посылка салды, тик үзлǝренǝ насыйп булмады, кайдадыр югалды. Илдǝ чыпчык үлми. Гайшǝ эштǝн курыкмады. Ә акча барыбер җитмǝде. Кышлактагы яшь ирлǝр берǝмлǝп тǝ, бергǝлǝшеп тǝ бǝхет эзлǝп Рǝсǝйгǝ, Әфган якларына китǝ башладылар. Фǝйзулла да, хатыны белǝн ике баласын калдырып, эш эзлǝп Рǝсǝйгǝ китǝргǝ карар кылды. Җомга көнгǝ туры китереп, намаздан соң, гаилǝсе белǝн ǝтисенең хǝер-фатихасын алырга килделǝр. Балалар ǝле аңлап бетермǝсǝлǝр дǝ, Ясминнең бер генǝ дǝ җибǝрǝсе килми иде ирен. Күрешкǝннǝн соң, балаларны Гайшǝ тиз генǝ хатын-кызлар ягына алып кереп китте. Җǝлǝлетдин Фǝйзулла белǝн ǝтисе янына уздылар. Рǝхимулла күрешергǝ кулларын сузды. Тире астыннан һǝр буыны беленеп торса да, кулларының көче бар иде эле. Саргайган кулларында күксел зǝңгǝр тамырлары бүртеп-бүртеп куя.
– Әти, синең ризалык белǝн, Рǝсǝйгǝ китеп ǝзрǝк эшлǝп кайтырмын дигǝн идем. Кешелǝр шактый хǝллǝнеп кайталар. Әле, Аллаһка шөкер, син дǝ исǝн-сау, Җǝлǝлетдин дǝ тернǝклǝнеп килǝ. Минем гаилǝгǝ дǝ күз-колак булырсыз, – дип Фǝйзулла ǝтисенǝ карады. – Кая, утырыйм ǝле, – диде Рǝхимулла. Ике малай ǝтилǝренǝ утырырга ярдǝм иттелǝр. – Ялгыз гомер — яшь тирәк: озын була, тиз сына. Исǝн килеш аерым яшǝмǝгез. Акчаның аның җиткǝн чагы булмый. Сабыр ит, тормышлар үзебездǝ дǝ җайланыр, – дип Рǝхимулла бик үгетлǝде. Җǝлǝлетдин сөйлǝшүгǝ кушылмады. Фǝйзулланың карары нык иде.
Киткǝненǝ ике ай дигǝндǝ, Фǝйзулладан гаилǝсенǝ беренче акча килде. Әй куандылар да инде. Екатеринбург шǝһәрендǝ бер эшмǝкǝрдǝ эретеп ябыштыручы булып эшлим, дип шалтыраткан иде. Тик, Рǝхимулла гына ǝллǝ ни шатлыгын күрсǝтмǝде. Телефоннан сөйлǝшкǝн саен, Җǝлǝлетдингǝ, "Әйт, кайтсын. Ир кеше хатыны, балалары янында яшǝргǝ тиеш", дип тукып килде. Тик, Фǝйзулла, кайтырга ашыкмады. Сөйлǝшкǝндә, "Эшем ǝйбǝт. Кулга акча биреп тора" дип, ǝтисен дǝ, гаилǝсен дǝ тынычландырды. Акча да җибǝрде, сагынып шалтыратып та торды. Баштарак бик курыкса да, хатыны Ясминнең дǝ эченǝ җылы керде. – Гайшǝ ǝни, синдǝ торсын ǝле. Мин бит бу кадǝр акча күреп өйрǝнмǝгǝн. Сугышка кадǝр акча гел Фǝйзуллада булды. Куркам мин, Аллаһ сакласын, – диде Ясмин, беркөнне Рǝхимуллаларга килгǝч. Һǝм Гайшǝгǝ шактый гына акча сузды. Рǝхимулла ǝле ǝкренлǝп булса да аякта йөри. Ир-атлар мамык җирен карарга киткǝннǝр, өйдǝ Гайшǝ дǝ, балалар белǝн Лǝйлǝ генǝ иде. – Алай килешмǝс ул балакаем. Фǝйзулла да яратмас миңа биргǝнеңне, шулаймы, Лǝйлǝ? – дип дǝшмичǝ генǝ карап торган килененǝ борылды. Лǝйлǝнең бу кадǝр акчаны беренче күрүе иде.
Лǝйлǝнең бу кадǝр акчаны беренче күрүе иде. Гаҗǝплǝнүдǝн күзлǝре зур булып ачылды, төкереген көчкǝ генǝ йотып җибǝрде. – Яратыр. Ул кайдан белсен? Лǝйлǝ, син дǝ ǝйт инде Гайшǝ ǝнигǝ. Ясмин, өлгергǝн йөземдǝй зур, кара күзлǝрен тутырып килендǝшенǝ карады. Иреннǝн акча килү шатлыгы гына Ясмин күзлǝрендǝге сагышны каплый алмаган иде. Никадǝр генǝ елмаерга тырышса да, акча учлаган куллары калтыранып куйды. Лǝйлǝ, килендǝшенǝ телǝктǝшлек күрсǝтеп, Ясминне биленнǝн кочып алды да: – Гайшǝ ǝни, ал инде. Әле кемнең килене шулай кайнанасына акча китереп бирǝ, – диде. Лǝйлǝ шулай дигǝндǝ Гайшǝ Баһодорның хатыны Дилором чалымнарын күрде. Җǝлǝлетдиннең күлǝгǝсе кебек кенǝ йөри торган килендǝ дǝ чаялык бар икǝн. Моңа кадǝр Гайшǝнең игътибарлаганы юк иде. Гайшǝ, какча гǝүдǝсенǝ килешле аяк йөзеннǝн чак кына өстǝрǝк булган аксыл күлмǝк итǝген учына җыеп, аягын бөклǝп, көрпǝчлǝр өстенǝ утырды. – Ярый алайса, болай итик без аны, балам. Син ашыкмый тор. Хǝзер ǝтиегез кайтып җитǝр. Син аның алдында миңа бирерсең, шаһитлар алдында. Акча малы бик начар нǝрсǝ ул. Аннан, дөнья хǝлен белмǝссең, мин инде олыгаеп килǝм. Иртǝгǝ ни буласын бер Аллаһ кына белǝ, – дип авырткан аякларын сузып җибǝрде. Ирлǝр кайткач, барысы да Ясмин телǝгǝнчǝ хǝл ителде. Хатын-кызлар ягында чǝй эчкǝннǝн соң, Ясмин балаларын ияртеп, өенǝ кайтып китте. Ярты ел Фǝйзулладан акча өзелмǝде. Дус авыр чакта беленǝ дисǝлǝр дǝ, дуслар рǝхǝт чакта яхшырак беленǝ башладылар. Ясминнең дус дип якын күреп йөргǝн хатыннары, лалǝлǝрнең соңгы таҗлары кебек, таралышып беттелǝр. Аның хǝллерǝк яшǝве, иреннǝн акча килеп, хǝбǝрлǝшеп торулары дусларга ошамады. Чөнки Дилсузның, Гөлибодомның ирлǝре телефон аша гына талак кылып аерылдылар да, бүтǝн шалтыратып тормадылар, араларын өзделǝр. Ясмингǝ дǝ җиңел түгел ирле килеш ирсез гомер итүе. Ирлǝре үлгǝн Хаҗирǝ, Нурбохорлар кебек, ул да, ирлǝр эшен алар белǝн бер рǝттǝн эшли. Мамык җирен дǝ эшкǝртǝ, авыр-авыр капчыкларны да күтәрә. Кая барасың, ирдǝн килгǝнне генǝ көтеп ятып булмый. Җитмешне тутырган Гайшǝ ǝнисе дǝ алардан калышмый. Эшкǝ дип китүчелǝрнең хатыннары белǝн рǝткǝ басып тормыш арбасын тарта. Рǝхимулла гына биреште. Хǝлем юк дип, көннǝр буена урыннан тормый башлалады. Бер шалтыратуында Фǝйзулла хуҗасының акча түлǝмǝвеннǝн, эш булмавыннан зарланды. Шуннан соң, төгǝл бер ай, бөтенлǝй хǝбǝрсез булып торды. Ясмин нишлǝргә, нǝрсǝ уйларга белмǝде.
– Гайшǝ ǝни, Җǝлǝлетдингǝ ǝйт ǝле. Шалтыратып карасын, бǝлки аңа җавап бирер, – диде эштǝн кайтканда. – Балам, алдан хǝсрǝтлǝнмǝ ǝле син. Шалтырата, көн дǝ шалтырата. Телефоны чакырмый ди. Әйтермен, бүген дǝ шалтыратып карар. Башы сау булсын дип, Аллаһтан сорап дога кыл. Ул телефоннан кодрǝтлерǝк, балам, – дип озак кына Ясмингǝ карап торды. Каенанасыннан аерылып өенǝ керергǝ өлгермǝде, аның кайтканын гына көткǝндǝй, телефоны өч тапкыр тырылдап алды да, Ясмин йөгереп килеп җиткǝнче туктады. Ул калтыранган куллары белǝн телефон төймǝсен капшады. Аңламыйча телефоннан килгǝн язуга карап торды да, чǝчлǝрен йолкып, улый-улый еларга тотынды. Ике бала, куркып карап тордылар да, Рǝхимулла бабаларына йөгерделǝр. Тыннары бетеп балалар чабып кергǝндǝ, бөтенесе дǝ өйдǝ иделǝр. – Әби, әни елый. Идǝнгǝ егылды да, кычкырып-кычкырып елый, – диде Шөхрǝт, сеңелесен кулыннан тоткан килеш. – Малайга бер-бер хǝл булгандыр. Әйттем бит... ээээ-х, тыңламады, – дип, авыртудан тешлǝрен кысып, Рǝхимулла урыныннан торды. – Әйдǝ, Гайшǝ, җыен ǝле, барыйк. Әлеге хǝбǝр, ай буе, үз йомышын да өйдǝ генǝ йомышлаган Рǝхимулланы урыныннан торгызды. Ашыкмады, кабаланмады. Җǝлǝлетдин белǝн Лǝйлǝнең дǝ җыена башлаганын күреп, калтыранган тавыш белǝн "Йөрмǝгез" дип, бер генǝ дǝште Рǝхимулла. Тегелǝр, шунда ук, туктап калдылар. – Балаларны да алып калыгыз. Йөрмǝсеннǝр олылар сүзе тыңлап. Ничǝ ел бергǝ гомер итеп, Гайшǝнең, Рǝхимулланы мондый кыяфǝттǝ беренче тапкыр күрүе иде. Гайшǝ, башын игǝн килеш, Рǝхимулла артыннан чыгып китте. Лǝйлǝ балаларны үзенекелǝр янына алып китте. Гайшǝлǝр барып кергǝндǝ, Ясмин кечкенǝ мендǝрне кочаклап, карашын билгесезлеккǝ текǝп, таралып яткан көрпǝчлǝр өстендǝ утыра иде. Ишектǝн керделǝр дǝ, туктап калдылар. Инде Ясмин еламый, Рǝхимулла бите буйлап аккан яшьлǝрен сөртеп алды. Гайшǝнең исǝ бугаз төере генǝ аска-өскǝ йөрде. – Үз үлеме белǝнме, үтергǝннǝрме? – диде, Рǝхимулла, баскан урыныннан кузгалмыйча. – Кемне? – диде Ясмин, кызарып, шешенеп беткǝн күзлǝрен күтǝреп. Гайшǝ белǝн Рǝхимулла бер-берлǝренǝ карашып алдылар. – Балам, нǝрсǝ булды, аңлатып сөйлǝ ǝле. Фǝйзулла нишлǝгǝн? – дип, Гайшǝ Ясмин янына тезлǝнде. – Мин каян белим. Менǝ, телефоннан язып җибǝргǝн, өч тапкыр "Талак, талак, талак!" Шулай диде дǝ, көрпǝчлǝр өстенǝ авып, тагын үкереп-үкереп еларга тотынды. – Анасын гына саткан малай икǝн, – дип Рǝхимулла, ишек яңагына сөялеп бераз торды да, ачуланып өйдǝн чыгып китте. – Туктале балам, ялгыштыр. Бу кадǝр ярсыма, тынычлан. Хǝзер ǝтиегез дǝ, Җǝлǝлетдин дǝ сөйлǝшеп карар. Ул сиңа үз теле белǝн ǝйттеме соң, болай гынамы? – Менǝ бит, менǝ, язган, – диде Ясмин бармагы белǝн телефонга төрткǝлǝп. – Ничек урамга чыгыйм, ничек кешегǝ күреним хǝзер. Балаларыма нǝрсǝ дип ǝйтим, ничек яшим, ничек үстерим аларны. Ясмин, урыс марҗасы урынына, такмаклый-такмаклый елады да елады. Түзмǝгǝндер инде, Рǝхимулла яңадан ǝйлǝнеп керде.
– Елап эш чыкмый. Балаларга да, башкаларга да сөйлǝмǝ, ятларны куандырма. Тынычлан. Уйлашырбыз. Чакыртып кайтарырга кирǝк булыр. Әйдǝ, безгǝ киттек. Балалар анда, – диде Рǝхимулла, дǝрес биргǝн вакыттагы кебек. Ясмин кайнатасыннан уңайсызланып, үзен гаепле кеше кебек хис итеп, ǝкрен генǝ аларга иярде. – Барыгыз, сез хатын-кызлар, чǝегезне карагыз. Җǝлǝлетдин, син кер ǝле минем янга, – диде Рǝхимулла. Гаилǝ тезгенен ǝкренлǝп малаена бирǝ башлаган ата кеше, ǝлеге хǝбǝрдǝн соң үзгǝреп китте. Өр яңадан кырыс укытучыга ǝйлǝнде. Тик озак утырып тора алмады. Хǝле китеп ятагына ауды. Битлǝре тагы да саргаеп, суырылып калган кебек булды. Теле белǝн ялап кипкǝн иреннǝрен чылатты да: – Әйдǝ, шалтырат хǝзер теге имансызга. Бүген үк кайтырга чыксын, – диде, күзлǝрен ачмый гына. Җǝлǝлетдин телефон номерын өченче тапкыр җыйганда гына Фǝйзулла телефонын алды. Сǝлам биреп хǝлен белешкǝннǝн соң, Җǝлǝлетдин телефонны ǝтисенǝ сузды. – Ассалому алейкум, балам, – диде, Рǝхимулла, тыныч булырга тырышып. – Хуб. Аз шумо пурсем? Лǝкин сабырлыгы озакка җитмǝде. Рǝхимулла ярсый-ярсый Фǝйзуллага кычкырды. Тавышка, хатын-кызлар ягыннан, Гайшǝ дǝ чыкты. – Иртǝгǝ кайтырга чык. Йорты юк зат – һәр җирдә ят. Ояңны туздырсаң риза-бǝхил түгел. Әгǝр дǝ туздырасың икǝн, каберемǝ туфрак та саласы булма. Шул сиңа соңгы сүзем, – диде дǝ, телефонны Җǝлǝлетдингǝ тоттырды. Ул өйгǝ чыгып китте. Рǝхимулла янында Гайшǝ ялгызы торып калды. Ике туган шактый сөйлǝштелǝр. Җǝлǝлетдин, тизрǝк сөйлǝп калыйм дигǝндǝй, ярсып-ярсып нидер аңлатырга тырышты. Аның күзлǝре ǝшǝке итеп ачылган, чигǝ тамырлары кабарып чыккан иде.
– Абый, кайтмасаң үкенергǝ калырсың. Әтинең бǝхиллеген алмый ничек яшǝргǝ җыенасың? Синең бит балаларың бар. Миңа сөйлǝмǝ, хǝзер үзенǝ бирǝм, үзең аңлат, – дип телефонны яңадан ǝтисенǝ бирергǝ кергǝн иде, Рǝхимулла сөйлǝшеп тормады. – Мин ǝйтǝсен ǝйттем, – диде, күзен дǝ ачмады. Рǝхимулланың үз хǝле хǝл иде.
Ходай гомер биргәч, табиб әйтте дип кенә булмый шул. Үзең җәяүләп бара торган җир түгел. Балалары бик булышсалар да, авыр башы Гайшәгә төште. Алты ел дип әйтергә генә җиңел. Өч ай буе бөтенесе астында булды Рәхимулланың. Гайшә үзе дә коры сөяккә калып ябыкты. Шулай да, авызыннан зар чыгармады. Рәхимулла урын өстенә калгач та, Мәгъшук Мәхтүмәсенең сүзләре тагын, кылт итеп, исенǝ төште. Тәкъдиремә язылган дип, килеште. Фǝйзулла, сирǝк кенǝ Җǝлǝлетдингǝ шалтыратып, үзенең исǝнлеген белдереп торды, анда бер, кайда бер дигǝндǝй, гаилǝсенǝ акча җибǝрде. Гайшǝ исǝ, Җǝлǝлетдингǝ оеп, бөтен җаны-тǝне белǝн Аллаһка сыенды, могҗиза көтте. Тик дөньядан, яшǝүдǝн ваз кичмǝде. Аның бит ǝле җаныннан өзелеп төшкǝн Нǝсимǝсе, тагын үзе белǝн бергǝ олыгаеп килүче Әминжоны белǝн Баһодоры, ǝни дип өзелеп тогрган Шахнозасы, Хушназары, Рǝхимулланың Гайшǝгǝ хөрмǝт белǝн карап торган алты баласы бар. Алар өстенǝ дүрт дистǝгǝ якын онык. Аллаһның барлыгын, ярдǝмен тою Гайшǝгǝ көч бирде. – Гайшә әни, син абый белән безгә ачуланасындыр инде, – диде беркөнне Җәләлетдин, әтисенең яныннан чыккач. – Аллаһ әҗерен бирми калмас, барысын белүче, бәяләүче бер үзе. Сине Аллаһ безнең бәхеттән монда җибәргәндер. Ул, күзләрен тутырып Гайшәгә карады. Гайшǝ бу күзлǝрдǝ Нǝсимǝнең карашын күрде. Күрше Әзһәрнең машина ǝрҗǝсенǝ утырып авылыннан киткǝн вакытта Нǝсимǝсе шулай караган иде аңа. – Аллаһ сиңа Фирдәвес җәннәтлǝрен насыйп итсен, – диде һǝм, гаебе булган кечкенǝ малай кебек, Гайшǝ алдына килеп басты. – Амин. Атагызны карап-тǝрбиялǝвем Аллаһ ризалыгы өчен булсын. Сезнең мине зурлавыгыз, табып-үстергǝн ǝниегезгǝ җария сǝдака булып ирешсен. Мине догаңнан калдырма, балам. Гайшǝ Рǝхимулланың янбашларын сөртергǝ май ǝзерлǝп, йомшак чүпрǝклǝр ерткалап утыра иде. – Аллаһының язганы шулдыр. Ахыры хǝерле булсын. Кая, мин азрак май сөртеп, астындагы җǝймǝлǝрен алыштырыйм ǝле, – дип, Гайшǝ Рǝхимулла ята торган бүлмǝгǝ керде. Җǝлǝлетдин хатыныннан бер касǝ чǝй сорап алып эчте дǝ, басуга китте. Гайшǝ кергǝндǝ Рǝхимулланың күзлǝре йомык иде.
– Йоклыйсыңмы соң? – диде Гайшǝ, Рǝхимулланың сөяк белǝн тирегǝ генǝ калган кулына кагылып. – Юк, – диде ул кипкǝн иреннǝрен ялап. Тик күзлǝрен ачмады. – Үзең генǝме? Утыр. Гайшǝ урындыкны Рǝхимулла янынарак тартып куйды да, иплǝп кенǝ утырды. Үзе һаман Рǝхимулланы күзǝтте. – Син дǝ мин генǝ бабай, башкалар һǝркем үз эшендǝ. Миңа гына ǝйтер сүзең бармы ǝллǝ? Рǝхимуллла ǝллǝ ишетмǝде, ǝллǝ ишетеп тǝ күзен ача алмады. Бераз сүзсез утыргач, Гайшǝ урыныннан торып: – Бабай, мин синең аркаларыңны, артларыңны майлыйм ǝле ǝзрǝк. Менǝ йомшак җǝймǝ дǝ алып кердем.
Коры сөяккǝ генǝ калса да, кеше сөяге авыр иде. Шулай булса да, Гайшǝ җайлы гына итеп борып, Рǝхимулланың аркаларын, янбашларын, оча сөяклǝрен саклык белǝн генǝ майлады да, астына җǝйгǝн чүпрǝклǝрне алыштырып, кабаттан утырды. Рǝхимулла күзлǝрен йомган килеш кенǝ хǝлсез кулын Гайшǝгǝ сузды һǝм кысып-кысып алды. Гайшǝ дǝ, үзенчǝ, аңа җавап биргǝн кебек итте. Бер тын Рǝхимуллага карап торды да, Лǝйлǝ янына чыкты. – Җǝлǝлетдин кайда соң ǝле? – диде ул, – басуга барып кайтырга иде бит. Шахдарада җир өлгереп килǝ. Бǝрǝңге утыртырга вакыттыр. Сурхоба үзǝненǝ дǝ төшеп менǝргǝ кирǝк. Мамык җире ничегрǝк икǝн, аны да карарга. – Ул, ǝти яныннан чыгуга ук, бǝрǝңге җирен карап кайтам дип китте, – диде Лǝйлǝ.
(Дәвамы бар.)