🎄 “Теләкләр чыршысы” хыялларны чынга ашыра
✅ Район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Эльмар Галимҗанов Даниэльнең Яңа ел хыялын тормышка ашырды.
✅ “Теләкләр чыршысы”ннан алынган шарлар арасында Иске Балтач авылыннан Даниэльнең язган теләге дә бар иде. Ул Яңа елга балалар өчен махсус өстәл һәм урындык сорап язган.
✅ Аның теләген район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Эльмар Галимҗанов тормышка ашырды. “Теләкләр чыршысы”ннан малайның теләге язылган шарны нәкъ Эльмар Рәшит улы алган булган. Даниэльгә үзенең теләге буенча махсус өстәл-урындык бүләк ителде.
✅ Яңа ел - могҗизалар вакыты. Ә "Теләкләр чыршысы" Бөтенрусия акциясе иң якты хыялларны тормышка ашыра.