Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

📚Арчаның 6нчы мәктәбендә “Ел укытучысы – 2025” бәйгесе муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды

📚Арчаның 6нчы мәктәбендә “Ел укытучысы – 2025” бәйгесе муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 📝 Быел анда барысы 48 укытучы катнашты, аларның 28е финалга узган. “Ел укытучысы” номинациясендә 13, “Педагогик дебют” номинациясендә 11, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә 4 укытучы һөнәри осталыкларын күрсәтте. “Бу бәйгедә катнашкан укытучыларның барысы да җиңүчеләр. Бәйге булгач, аңа әзерләнергә кирәк, дулкынландыра да. Үзеңне яхшы яктан гына күрсәтәсе килә. Җиңүчене билгеләү жюрига да җиңел булмады. “Ел укытучысы” бәйгесенә килгәндә мин катнашам, дип кенә түгел, миң җиңәм, дип килсәгез иде. Шул вакытта уңышлар да зуррак булыр”, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов . ҖИҢҮЧЕЛӘР һәм ФОТОЛАР

📚Арчаның 6нчы мәктәбендә “Ел укытучысы – 2025” бәйгесе муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

📝 Быел анда барысы 48 укытучы катнашты, аларның 28е финалга узган. “Ел укытучысы” номинациясендә 13, “Педагогик дебют” номинациясендә 11, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә 4 укытучы һөнәри осталыкларын күрсәтте.

“Бу бәйгедә катнашкан укытучыларның барысы да җиңүчеләр. Бәйге булгач, аңа әзерләнергә кирәк, дулкынландыра да. Үзеңне яхшы яктан гына күрсәтәсе килә. Җиңүчене билгеләү жюрига да җиңел булмады. “Ел укытучысы” бәйгесенә килгәндә мин катнашам, дип кенә түгел, миң җиңәм, дип килсәгез иде. Шул вакытта уңышлар да зуррак булыр”, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов .

ҖИҢҮЧЕЛӘР һәм ФОТОЛАР