Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Кр

Кр. Баранда маскировка челтәрләре үрә башладылар. Клуб җитәкчесе Венера Анисимова белән Зоя Кузнецова бу инициативаны хуплап, барлык кирәкле материалларны һәм башка кирәк-яракларны җыюны оештырганнар🤝🫶 «Бу игелекле эшкә авылдашларыбыз бик теләп тотындылар. Бу хәрәкәтнең башлангыч ноктасы, чынлыкта, авылның бер төркем актив хатын-кызлары булды. Хәзерге вакытта безнең клуб бинасында капиталь ремонт бара, вакытлыча без мәктәп һәм балалар бакчасы бинасында эшлибез. Маскировка челтәрен үрүчеләр, хәзерге вакыттагы катлаулы хәлләрне истә тотып, үзләреннән ниндидер файда китерү теләге белән яналар. Мәктәпнең җылы һәм уңайлы бинасы бу эш өчен иң кулай урын булып чыкты. Күпләр, үзләренең буш вакытларын файдалы уздыру өчен, бу эшкә кушылырга әзер булуларын белдерделәр», – ди клубның сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова. @tuganaylar_2002

Кр. Баранда маскировка челтәрләре үрә башладылар.

Клуб җитәкчесе Венера Анисимова белән Зоя Кузнецова бу инициативаны хуплап, барлык кирәкле материалларны һәм башка кирәк-яракларны җыюны оештырганнар🤝🫶

«Бу игелекле эшкә авылдашларыбыз бик теләп тотындылар. Бу хәрәкәтнең башлангыч ноктасы, чынлыкта, авылның бер төркем актив хатын-кызлары булды. Хәзерге вакытта безнең клуб бинасында капиталь ремонт бара, вакытлыча без мәктәп һәм балалар бакчасы бинасында эшлибез. Маскировка челтәрен үрүчеләр, хәзерге вакыттагы катлаулы хәлләрне истә тотып, үзләреннән ниндидер файда китерү теләге белән яналар. Мәктәпнең җылы һәм уңайлы бинасы бу эш өчен иң кулай урын булып чыкты. Күпләр, үзләренең буш вакытларын файдалы уздыру өчен, бу эшкә кушылырга әзер булуларын белдерделәр»,

– ди клубның сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова.

@tuganaylar_2002